“Әйтмәдем, барыбер ышанмыйлар иде”
Татарстаннан ике егет, егете үзләренә бирелгән хәрби заданиене батырларча үти алганнары өчен, туган яклары – Балтач һәм Кукмара районнарына бер айга ялга җибәрелгән
Бу көннәрдә егетләр туган якларында гаиләләре белән ял итә.
– Ун көн элек кенә отпускка кайтып киткән идем, – ди Балтач районы егете Рамил Зарипов. – 17 июльдә чираттагы ялдан килгән генә идем. 27 июльдә кире кайттым. Беркемгә хәбәр итмичә, әнием белән хатыныма чәчәкләр алдым да, төн уртасында барысын да гаҗәпкә калдырып өйгә килеп кердем. Мине күргәч өйдәгеләрнең шатлануларын күрсәгез. Шатлыктан барысы да елады. Ун көн элек кенә киткәч, беркем дә кайтыр дип уйламады. Алдан әйткән булсам да, берсе дә ышанмаячак иде. Өч ел хәрби хезмәт итүебез тарихында беркемнең дә ун көн эчендә кабаттан ялга җибәргәннәре юк иде. Без беренчеләр булганбыздыр.
Мобилизациягә алынган Рамил һәм аның хезмәттәшләре беренче көннән штурмда. Задание бирелә, егетләр аны үтәргә гадәтләнгән. Анда ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә булмаган. Зарланмый алар, ил азатлыгы өчен көрәшә. Рамил ялдан килгәч, ике егеткә – Рамил белән Кукмара егете Дмитрий Баймаковка мөһим задание барлыгын җиткерәләр. Иртән Рамил белән Дмитрий тиешле координаталар биреп, безнең солдатлар тарафыннан азат ителгән пионерлагерьга Россия флагы кадарга җибәрәләр. Дошман күзеннән кача-поса, чытырманлы, сазлыклы җирләр узып, әйткән җиргә 4-5 сәгать тирәсе баралар.
Балтач егете Кетл кулындагы Россия әләмен, Кукмара егете Баймак батальон әләмен кадап, кире үз частьларына кайталар. Бу хакта телевизордан да күрсәтәләр. Соңыннан якыннары күреп, шатлыклы яшьләр түгә. Егетләрнең батырлыкларына горурланалар. “Әйтергә генә җиңел, анда сине төрле яклап күзәтәләр. Аллаһның рәхмәте белән, бар каршылыкларны узып, үзебезгә кушылган заданиене үти алдык”, – ди Рамил.
Кайтып керсәләр, сезгә бу батырлыгыгыз өчен 32 көнгә ял бирелә, диләр. Баштарак ышанмый егетләр. Шаярталар, дип уйлыйлар. Чөнки моңа кадәр нинди генә авыр хәрби биремнәрне үтәсәләр дә, бу кадәр ял бирелү батальон тарихында булмаган. Икенче көнне егетләр тиз генә җыена да туган якларына кайтып китә.
– Аллага шөкер, алга таба хәрәкәт итәбез, – ди Рамил. – Берничә атна эчендә шактый җирне штурмладык. Каршы якны төрле яктан кысрыклап бәреп чыгарабыз. Бер тапкыр алга сызыкка кереп киткәч, икешәр айлап штурмлаган вакытлар да бар. Бирешергә җыенмыйбыз. Егетләр белән гел аралашып, белешеп торам. Без кайтып киткәннән соң да шактый җирләрне азат итә алуларын белеп сөенеп торам.
2022 елның 27 сентябрендә Рамил башка бик күп егетләр белән бергә, мобилизация белән хәрби хезмәткә чакырыла. Казанда ЭКСПОда булганда ук бик күп егетләр белән таныша. Алгы сызыкта исә алар иң якын кешеләренә әверелә. “Бергә уйнап үскән, укыган егетләргә караганда да ул егетләр аеруча якын, – ди Рамил.
– Без алар белән бергәләп утны-суны кичәбез. Авыр чакта бер-беребезне ташламыйбыз. Ялда булсак та, алгы сызыкта булган иптәшләребезнең хәлләрен белеп, алар өчен борчылып торабыз. Ялга кайткач, вафат булган сугышчы дусларның каберләренә барып, зыярат кылып, гаиләләренең хәлләрен белеп яшибез. Ничек кенә булмасын, бер-беребезне ташларга тиеш түгел”.
– Энекәш әле исән чагында Кетл дип бик яратып искә ала иде. Көрәштәшләре белән сөйләшүләреннән дә күренә, болар бик дус, бик якын булган ахры дип тыңлый идек. Бер видеосында алар янәшә, энем яралы, егетләр аны алып чыгып бара. Бер чокырда 5 тәүлек утырганнары, шуннан түшәмнән чүпрәккә дым сеңдереп, ирен чылатуларын карыйбыз да тагын елыйбыз. Инде Илнур һәлак булгач, Рамил шалтыратты, кайгыбызны уртаклашты, тавышыннан ук сиздем, алар да нык борчылган иде. Ялга кайткач берничә егет авылга – Физикның каберенә килделәр, взвод әләмен ясатканнар. Озак сөйләшеп утырдык. Бик кешелекле егетләр. Буй-сыннары, йөрешләре, сөйләшүләре – гел энекәш кебек. Куркыныч заданиене үтәп ялга кайтуын да хәбәр итте. Без алар өчен догада, – ди “Мәгариф” журналы баш редакторы Гөлүсә Закирова.
Өч ел элек өйдән чыгып киткәч, хуҗалыкта башкарасы эшләр дә шактый җыелган, ди Рамил. Бүген ул ничә еллар ир-ат кулы тимәгән, хуҗалыгында үзе эшләргә тиешле булган ир-егет эшләре белән мәш килә. “Иң кадерле кешеләрем яныннан минут та китәсе килми”, – ди Рамил. Балалары белән балыкка бара, аларны төрле җирләргә йөртә. Шул ук вакытта тарихи урыннар белән дә таныштыра. Арча районында Тукай эзләре буйлап йөреп кайтканнар. “Өйдә шулкадәр рәхәт. Монда булганда балаларым, гаиләм белән күбрәк вакыт уздырасым килә. Балалардан да якын, кадерле кеше юк икәнен алардан аерылып чит җирләргә киткәч тагын да ныграк аңладым”, – ди хәрби.
Татарстанның төрле районнарында яшәүче удмурт егетләре белән дуслыгы көчле Рамилнең. Алар яу кырында ныклы терәк, ди ул. “Өч удмурт, бер чуаш, бер татар егете төрле хәрби биремнәргә китәбез. Авыр вакытта беркайчан да ташламыйлар. Курку белмәс батыр егетләр, аларны бик хөрмәт итәм. Барысы да татарча иркен сөйләшә, кирәксә татарча, кирәксә русча сөйләшәбез. Тик кайвакыт каршы як аңламасын өчен татарчага күчәргә туры килә. Бик җитди вакытлар булганда удмуртча әйтәләр”, – ди Рамил. Рамил белән әләм куярга барган егет тә удмурт милләтеннән.
Лилия Нурмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев