Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Аланда Дамир Әхмәдиев һәм Илнур Хәкимуллинны искә алдылар

Икенче ел рәттән узучы ярышларга ызандаш күршеләребез Кукмара районыннан да командалар килде

Алан авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган авылдашлары , районыбызның батыр йөрәкле егетләре – Дамир Расил улы Әхмәдиев һәм Илнур Зиннур улы Хәкимуллинны искә алдылар.

Батырлар истәлегенә волейбол турниры узды. Икенче ел рәттән узучы ярышларга ызандаш күршеләребез Кукмара районыннан да командалар килде.

Беренче урынны Борбаш командасы яуласа, икенче урында нормалылар, өченче урында Кукмара районы Тырыш авылыннан килгән волейболчылар.

«Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, батыр егетләрнең хезмәттәшләре, дуслары турнирны башыннан ахырына кадәр күзәтте. Иганәчеләр, җирлек җитәкчесе ярдәме белән турнирга килүчеләрне пылау белән сыйладылар.
Аланлылар батыр егетләрнең истәлеген кадерләп саклый. Бүгенге ярышны уздыру өчен дә зур көч куйганнар»,- дип авыл халкына, турнирны оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерә район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев