Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Балтачта «Герой әтисе» Республика күчмә күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә 43 фотосурәт урын алган, алар арасында һәр районнан берәр әтинең фотосы да бар

Балтачта «Герой әтисе» Республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе һәм республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган.

Күргәзмәнең төп максаты — махсус хәрби операция геройлары һәм аларның әтиләренең батырлыгын халыкка җиткерү. Күргәзмәдә 43 фотосурәт урын алган, алар арасында һәр районнан берәр әтинең фотосы да бар. Бу фотосурәтләр аша илебез сагында торган егетләребезнең батырлыгы һәм аларның якыннары белән таныштыру максатын күздә тотыла.

Күргәзмә район мәдәният үзәгенең 2 катында урнаштырылган. Райондашыбызның батыр әтиләре белән танышу һәм аларның геройлыкларын хөрмәтләү өчен, райондашларыбызга 1 атна дәвамында күргәзмә белән танышу мөмкинлеге бирелә. Күргәзмәгә килүчеләр, герой әтиләрнең фотосурәтләре аша, аларның хәрби хезмәте һәм гаилә кыйммәтләре турында күзаллый алачак.

Бу күргәзмә, шулай ук, яшь буынга патриотизм, батырлык һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Күргәзмәнең ачылышы — районыбыз өчен зур вакыйга һәм халыкны берләштерүче чара булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев