Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Балтачта контрактчы егет сөйгәне белән кавышты

Муллагалиевлар гаиләсенә тигез, парлы озын гомер, бәхет телибез!

Балтач районы ЗАГС бүлегендә Чепья авылы егете Артур Эдуард улы Муллагалиев һәм Казан кызы Диләрә Дамир кызы Фәйзиева никахларын рәсмиләштерделәр.

Артур Эдуард улы –  2024 елның авгус аенда контракт төзеп илебез иминлеген сакларга алынган райондаш егетләребезнең берсе. Контракт буенча хезмәтен Таҗистанда Әфганстан белән чик буенда узучы һәм бүгенге көндә туган ягына ялга кайткан ефрейтор егет язылышу тантанасын озакка сузарга теләмичә, сөйгәне белән кавышып китүгә өстенлек бирде.

Диләрә дә Артур белән бергә китә. Ул солдатларга психолог ярдәме күрсәтәчәк. Муллагалиевлар гаиләсенә тигез, парлы озын гомер, бәхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муллагалеев

erid: 2Vtzqwfh92B