Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт һәм рәхмәтләрнең иң зуры Инсаф Мардановка, күп өлешен үзе ярдәм итеп, оештырып алып кайтып биргән өчен
Чапшар мәдәният йортына авылның герой егетләре Айнур Ризванов, Фоат Габдрахманов истәлегенә дип кул көрәше өстәле алганнар, чөнки әлеге батыр егетләрнең сабантуйларда кул көрәше – иң яраткан шөгыле булган.
«Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт һәм рәхмәтләрнең иң зуры Инсаф Мардановка, күп өлешен үзе ярдәм итеп, оештырып алып кайтып биргән өчен. Кул көрәштергән саен да егетләребезне искә алырлык булсын. Герой егетләребез һәрвакыт безнең йөрәкләрдә», ди клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Нет комментариев