Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Чапшарда батырларча һәлак булган егетләр истәлегенә кул көрәше буенча турнир узды

Турнирда Арча, Биектау, Саба һәм Балтач районы егетләре катнашты, һәрбер үлчәү авырлыгында җиңүчеләр ачыкланды

Чапшар авылы клубында махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган солдатлар – Айнур Вазыйх улы Ризванов һәм Фоат Фәргать улы Габдрахмановлар истәлегенә, махсус хәрби операция ветераннары һәм вакытлыча ялга кайткан солдатлар арасында, кул көрәше буенча турнир узды.

Балтач районы чик сакчылары берлеге ветераннары, Балтач районы Ватанны саклаучылар фонды, авыл клубы һәм Чапшар авылы халкы ярдәме белән оештырылган турнирда Арча, Биектау, Саба һәм Балтач районы егетләре катнашты, һәрбер үлчәү авырлыгында җиңүчеләр ачыкланды.

75 кг. үлчәү авырлыгында:
1 урын – Галиев Тәлгать (Балтач)
2 урын – Маннанов Раниль (Балтач)
3 урын – Фәйзрахманов Айнур (Балтач).

85 кг. үлчәү авырлыгында:
1 урын – Абдуллин Динар (Арча)
2 урын – Фатыйхов Динар (Балтач)
3 урын – Галимов Ильяр (Арча).

85 кг.нан югары үлчәү авырлыгында:
1 урын – Җәләлетдинов Ильнар (Арча)
2 урын – Мавлютов Фларид (Саба)
3 урын – Габдрахманов Фидәил (Арча).

Махсус хәрби операциядә шәһит киткән егетләрне искә алып оештырылган ярыш дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев