Казанда ел башыннан бирле 41 махсус хәрби операциядә катнашучыны эшкә урнаштырганнар
7 ветеран сәнәгать альпинизмына, метрологиягә һәм транспорт белән идарә итүгә өйрәнәчәк
Казанда 2026 ел башыннан мәшгульлек үзәкләренә эшкә урнашу мәсьәләләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы 70 кеше мөрәҗәгать иткән. 41 кеше эш тапкан инде. Бу хакта Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм итү һәм аларны эшкә урнаштыру өстенлекле булып кала. «Кадрлар» милли проекты кысаларында инде 7 ветеран белем ала: өчесе БПЛА операторы һөнәрен үзләштерә, берсе ясалма интеллект өйрәнә, тагын өчесе – эретеп ябыштыручы, ЧПУ станоклары операторы һәм тракторчы һөнәрен үзләштерә. Моннан тыш, махсус хәрби операциядәнең 4 катнашучысы йөк төягеч йөртүче һөнәре һәм «В» һәм «С» категорияләре буенча укуларын тәмамладылар.
Шулай ук тагын 7 ветеранны әзерләү дәвам итә – алар сәнәгать альпинизмына, метрологиягә һәм транспорт белән идарә итүгә өйрәнәчәк. Һәркемне индивидуаль рәвештә озата баралар – һөнәр сайлаудан алып эшкә урнашуга кадәр. Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, инвалидлар өчен эш урыннары булдыручы эш бирүчеләргә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын да кертеп, 200 мең сумга кадәр субсидия бирелә. Казанда шундый 5 эш урыны булдырылган инде.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев