Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

«Мунча ташы» егетләргә ярдәм итә

Ярдәм итәсе килгәннәргә акчаны Ирина Галәветдинованың телефон номерына җибәрергә кирәк, дару, кирәк-яраклар, медицина әйберләре, тәм-том, эчке киемнәр бик теләп кабул ителә

«Җайлап кына егетләр кушкан әйберләрне ала барабыз, август ахырларында булыр инде баруыбыз, – ди, – «Тынычлык өчен, җиңү хакына» төркеме әйдәүчесе Ирина Галәветдинова. – Машина алып барасыбыз бар, шуның документларын көтәбез әле».

Әлеге төркем челтәр үрергә гел материалларга да заказ биреп тора, чималы булса, үрүчеләре табыла, – районыбыз активистлары әйтүгә хәзер җаен табалар, тиз көннәрдә иминлек челтәрләрен үреп тә бирәләр. Бу юлы егетләр генераторлар сорадылар, җыелган акчага ике генераторга заказ ясап, ОЗОНнан кайтарттылар.

Азык-төлек бочкаларына да ихтыяҗ туган иде, анысын да кайтартып куйдылар. Әлфия Ибраһимова дару-препаратлар да китергән. Рәмзил Низамиев егетләрнең ихтыяҗларын кайгыртып, 11 меңлек  ноутбок та алып биргән. Бу төркем волонтерлары баргач госпитальдәге яралылар янына да керә. Әйбер бәяләре кыйммәт хәзер, шуңа күрә булышлык та зурдан сорала.

Әлеге төркемгә «Мунча ташы» юмор театры артистлары да гел булыша, бу соңгы вакытта гына да алар 15 мең сум ярдәм акчасы күчерделәр. Ярдәм итәсе килгәннәргә акчаны Ирина Галәветдинованың телефон номерына җибәрергә кирәк, дару, кирәк-яраклар, медицина әйберләре, тәм-том, эчке киемнәр  бик теләп кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев