Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Тыл һәм фронт — алар һәрчак бергә

Волонтерлар көндәлеге бер көн дә буш тормый, районда ничә волонтер төркеме бар, алар бар да эшли, көн дә эшли, төнлә дә төркемнәрдә җанлылык сизелә.

Бигрәк тә егетләргә ярдәм илтә бару вакыты җиткәндә тырыш кырмыскаларның халәте урак вакытын хәтерләтә. Андый чакта үзләре дә «кызу урак өсте әле бездә», диләр.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме волонтер Рамил Әгълиуллин җитәкчелегендә Курский һәм Брянский якларына ярдәмгә кузгалган иде. Йөкне дә күп төяделәр, егетләр моннан ашыга, тегендә хәрбиләребез зарыгып көтеп тора.

«Ярдәм иткән өчен район халкына бик зур рәхмәт, машинага 4 диск һәм тәгәрмәчләр белән ярдәм иткән, аноним булып калырга теләүче иганәчегә дә рәхмәт», дип белдерде алар.

Тик, ни кызганыч, гуманитар ярдәм төяп киткән «Газель» машинасы Түбән Новгородка җиткәнче ватылды. Аны өстерәп Чебоксарга алып кайттылар, автосервиста калдырдылар. Гаеп двигательдә булып чыкты. Юл газабы — гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр, якташлар да ярдәм көтә бит әле анда. Төркем аша читенсенеп кенә булса да райондашларга мөрәҗәгать итәргә туры килде, чөнки ремонтны сузып булмый, алга куйган бурычны үтисе, тиз арада ярдәмне илтеп тапшырасы бар. Менә шул чакта күзләрне яшьләндерә торган мизгелләр булды, үзләре дә изге ният белән йөрүче, Россия Герое Дамир Исламов исемендәге фондның Балтач филиалы машина ремонтына 15 мең сум акча күчерде. «Без бергә» дигән Арча волонтерлар төркеме да шул тик-лем акча күчерә. Әлбәттә, үз төркемнәрендәге халкына белдертеп эшли алар бу игелекне, каршы килүчеләр ишетелми. Ярдәмләшеп эш-ләүләренә зур рәхмәт, моңарчы да бер-берсенә булышалар иде алар. Шул арада үзенең шәхси машинасында гуманитар ярдәмне илтергә теләк белдерүче яхшы кеше дә табыла, ул Казаннан Руслан исемле егет. Чебоксардан йөкне төяп, китәләр алга, егетләр янына. «Без йокларга әзерләнәбез, — ди группаның активисты Резеда Сәләхи кызы. — Ә егетләр көне буе яуган яңгыр астында, караңгы төн пәрдәсен ертып махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмгә ашыга. Туган як ярдәме — күчтәнәчләре безнең батыр якташларыбызга көч-куәт бирсен!» Волонтерлар билгеләнгән урыннарга әйбәт кенә барып җитә, беренче, икенче, өченче нокталарга ярдәмне калдыралар һәм штурмчылар янына ашыгалар. «Иң мөһиме, һава торышы әйбәт, егетләр элемтәдә», ди алар. Бу атна азагына бурычларын үтәп, машина ремонтына акча җыюда актив катнашкан кешеләргә рәхмәт тулы күңелләре белән кайтып та җитәрләр. Бар да әйбәт булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар