Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Тыл һәм фронт – алар һәрчак бергә (дәвамы)

Егерме икенче май кузгалалар.

Билгеле бер полкларга ярдәм итүче Радик һәм аның командасы төркеме тиздән, 22 май көнне, янәдән юлга махсус хәрби операция зонасына кузгала. Бу хакта үзләре дә ачыктан-ачык хәбәр иттеләр. Шуңа күрә бу көннәрдә әлеге төркемдә эш кызу — исемле посылкалар кабул итәләр, посылкалар 21 майга кадәр һәм ачык килеш кабул ителә, баргач аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен посылкаларны тикшереп алалар, тыелган әйберләр булырга тиеш түгел. «22 май көнне посылкалар кабул итмибез, чөнки иртән төйибез дә, китәбез», диләр. Маршрутлары — Төньяк Донецкий, Запорожский, Луганский, Донецк, Херсон. Посылкалар Балтач бистәсе, Ленин урамы, 67 йорт буенча урнашкан фотокопцентрда кабул ителә.

Әлеге төркемдә кулларына посылка тоткан, коралланган районыбыз хәрбиләренең видеоэлемтә аша безнең район халкына, волонтерларга рәхмәт белдерүләрен күреп күңелләр тула. Җиңү безнең якта булачак, ди алар. 

Волонтерларыбыз да шул җиңүне якынайту өчен тырыша. Районыбыз халкы һәр бару саен активлык күрсәтә. Кемдер акча күчерә, кемдер азык-төлек алып килә, кием-салым китерә. Теләсә-кайсы ярдәмне әлеге төркем вәкиле Фәридә Иванова зурдан кабул итә, җылы сүзләр әйтеп-язып куандыра. 

Фронттагы егетләр күбрәк эчке киемнәр, футболкалар сорыйлар. Радик Хөснетдинов дигән райондашыбыз шушы көннәрдә балык аулау сеткалары китергән, махсус хәрби операция зонасында алар бик тә кирәк, моны хәрбиләребез бик яхшы белә. 

Солдат ашлары ясау өчен бу арада бәрәңгегә мохтаҗлык булып алды. Аңлашыла да, көзге уңыш чоры түгел, яз, бәрәңгенең кирәк чагы. Шуңа күрә мөмкинлекләре зурдан кешеләр бәрәңгене күбрәк утыртсалар да начар булмас. Дөньялар тынычланып китсә, бәлки кирәге дә чыкмас, ә хәзергә аш-су ясаучы апаларыбызга «икенче икмәк» бик кирәк. «Зинһар өчен, кемдә бәрәңге бар, китерә аласыз, — ди Фәридә Иванова. — Эрерәк булса әйбәт, аш ясаучыларга да эшләргә җайлы булыр иде. Алар болай да кич буе чистарталар, турыйлар, киптерәләр. Бер егермеләп капчык бәрәңге булса әйбәт булыр иде. Бигрәк күп дип аптырамагыз, киптерә башлагач аз кала ул». 

Рәхимле райондашларыбыз мөрәҗәгатьне минутында кабул итеп, ярдәмгә ашыга — Рафаэль исемле райондашыбыз, Чепьядан Смагиннар, Ушмадан Добромысловлар, Дьячковлар, Кече Лызидан Мухиннар, Түбән Ушмадан Фира Макарова гаиләсе, Югары Субаш авылыннан Ильяс абый, Рая апа, Соснадан Мәүлия беренчеләрдән булып капчык-капчык бәрәңге алып килүчеләрдән. 

Бәрәңгене аш-су осталарының үзләренә үк тә илтеп бирүчеләр бар. Чапшар авылы халкы үргән маскировкалы челтәрләр дә алып килгән. Чапшарлылар һәрчак активлык күрсәтәләр, Земфира Галиева белән Лилия Гаязова сохарилар киптергән, Раилә Мөхәммәтҗанова, Халидә Тариханова күчтәнәчләр, Әлфия Хисамова кием-салым китергән. «Алга» җәмгыяте аш ясау өчен 60 килограмм ит биргән. «Фәнис» кибете һәм аның сатып алучылары да бер тартма күчтәнәч тапшырганнар. Махсус хәрби операциядәге батырыбыз — "Чех«ның әнисе дә гел күчтәнәчләр кертә. Токмач киптерергә йомыркалар да алып киләләр. Кили, Чепья халкы азык-төлек җыеп китергән. 

«Тагын бер олы рәхмәтебезне Балтач гимназиясенә, аларның әти-әниләренә җиткерәсебез килә, — ди Радик әфәнде. — „Хәйрия“ ярминкәсе үткәреп, шуннан җыелган 40 мең сум күләмендәге акчаны безнең төркемгә, СВОдагы егетләргә кирәк-яракка тотарга бирделәр. Без алар алдында баш иябез, эшләрендә, укуларында уңышлар телибез». 

"Турист"ның гаиләсе тушенкалар ясап китергән. Волонтерларның санаган ярдәмнәреннән күзләр яшьләнә. Боларның бит барысын да безнең район кешеләре башкара. Акча күчерүчеләрнең ярдәме белән күпме солдатның гомере сакланып кала. Әле бу бер-ике көнлек ярдәм, газета чыкканчы тагын никадәр ярдәм киләчәк бит бирегә. Бу һәр төркемдә дә шулай, төркем хуҗалары өндәп тора, райондашлар булышып тора. Бергә булганда көчле шул без. Шулай да, бөтенебезгә дә тырышасы бар әле җиңү өчен. 

Волонтерлар белән сөйләшкәндә һаман да шул бер кешеләрнең акчалата ярдәм итүләрен ишетәсең, кемнәрнең якыннары махсус хәрби операциядә, алар менә ярдәмне өзми, кемнәрнекедер инде һәлак булды, алар да батырларының якты истәлегенә багышлап, рухлары шат булсын өчен ярдәм итәләр. Бу афәт безгә кагылмый, безнең анда беркем дә юк, мин ул темадан ерак, ун тиен дә бирмичә, туйдырдылар инде, безгә беркем дә булышмады, үзебез тырыштык, дип әйтүчеләр, алган хезмәт хакларын тотсыннар әнә, диеп күкрәк киерүчеләр дә бар, хәрби хәрәкәтне күргәннәр арасында да нәфрәтле сүзләр йөрүе уйландыра, әллә алар афәт күрмәгәнме, әллә күреп тә аңга килмәгәнме? Бу ил белән бергә күтәрә торган йөк, синеке-минеке юк монда, шуңа кем ничек булдыра, шулай булыша. Бөек Ватан сугышы елларын күреп үскән буынның ул чорда да фронтка булышуын һәм хәзер дә ярдәмләшеп йөрүеннән үрнәк алырга кирәк, менә алар аңлый нәрсәнең-нәрсә икәнлеген, ачлык, ачы газап, яшәү белән үлем арасы алар өчен ят түгел, шуңа да алар солдатларның аякларына җылы булсын дип оекбашлар бәйли, кышын куллары өшемәсен дип бер бармаклы перчаткалар тегә, тамаклары ач тормасын дип төрле ризыклар әзерли. Без волонтерларга булышсак, алар да төшенкелеккә бирелми, алга атлый, егетләргә ярдәмне вакытында илтеп җиткерә. Бик зарыгып көтә инде әле төркемне дә егетләребез. Юллары уң булсын, Җиңүгә илтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар