Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

СОЛДАТ ОРДЕНЫ

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбызны барлауны дәвам итәбез:

ҺАДИЕВ ЗӘЙНУЛЛА ҺАДИ УЛЫ


Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры


Зәйнулла Һадиев 1922 елның 19 октябрендә Смәел авылында туа. Смәел җидееллык мәктәбендә 10 сыйныф белем ала. Колхозда эшли. Оста тальянчы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдашларын тальян уйнап фронтка озата. Үзе 1942 елның маенда китә, тик аны тальян моңнары белән озатучы гына булмый, Смәелдән Шеңшеңәргә кадәр берүзе көймәгә утырып чыга да, шуннан сугышка китеп бара. Фронтта башта укчы була, аннан танк командиры, бүлек командирына күтәрелә. Берничә тапкыр яралана, дошман ядрәсе аягына, җилкәсенә, аркасына тия, күкрәге аркылы чыга, кайтканда арт ягының ике йөзе дә булмый. Зәйнулла Һадиев туган авылына 1956 елда әйләнеп кайта. Мәктәптә балалар укытырга алына. 1950 елда Смәел авыл советы рәисе итеп билгеләнә. Биредә эшләгәндә күптапкырлар депутат булып сайлана.


Зәйнулла Һадиев Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә Дан һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. «Сугышчан батырлыклары өчен» диелгән медале дә бар. Тагын бик күп хәрби бүләкләре Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зәйнулла һадиевны сугышта да, тормышта да батыр йөрәкле булуын раслый.


Батыр якташыбыз 1988 елның 6 декаберендә вафат була, җәсаде Смәел авылы зиратына җирләнә.

(Язмадагы мәгълүматлар шәхси архивтан алынды. «Дан» ордены белән бүләкләнүче райондашларыбыз тагын да булса, бу турыда редакциягә җиткерүегезне сорыйбыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат