«Туган илне саклау ирләр эше, сез акларга тиеш өметне» (+ бик күп фото)
Чарадан җыелган акча хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итеп тапшырылды.
22 февраль көнне Ор авыл клубында Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җинүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Ор клубы, Борнак җирлеге, Яңгул җирлеге үзешчәннәре тарафыннан, «Туган илне саклау ирләр эше, сез акларга тиеш өметне» дигән исем астында хәйрия концерты булды.
Бу чарага волонтерлар төркеменнән, хәрби комиссариаттан, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре кунак итеп чакырылды.
2 сәгатькә сузылган тирән эчтәлекле, төрле чордагы сугыш конфликтларын чагылдырган патриотик темага багышланган чара бер сулышта үтеп китте һәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Чарадан җыелган акча хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итеп тапшырылды.
Раушания Гайнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев