“Иң матуры безнең туй!” дигән бәйгебезгә килеп ирешкән 28 фото арасында җиңүчене ачыкладык.
Алдан хәбәр ителгәнчә, нәтиҗәне сайттагы һәм инстаграмдагы лайклар суммасы буенча ясадык.
Җиңүчеләр булып, 27нче номер астында катнашкан Регина-Илшат Зәйнетдиновлар табылды. Аларны ихластан җиңүләре белән котлыйбыз.

Бәйгедә катнашкан барлык парларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга бәхетле, озын гаилә гомере, сөеп-сөелеп, муллыкта, бәрәкәттә яшәүләрен теләп калабыз.
Ә хәзер, сезнең хозурыгызга нәтиҗәләр таблицасын тәкъдим итәбез.

0
0
Нет комментариев