3 июнь 2015 яңалыклары
-
Бәла килгәндә социаль хезмәткәрләр ышанычлы таяныч.
«Бәла аяк астында», дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Күптән түгел минем уң аягым шеште, аякка баса да алмадым.
-
“Сәламәт кеше – сәламәт халык – сәламәт дәүләт” (фото).
Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннын 2015нче ел - йөрәк кан тамырлары авыртуларына каршы көрәш елы дип игълан ителде.
-
Ике яшьлек бала 4нче каттан егылып төшкән
Әлеге хәл Мамадышта булган. Ике яшьлек бала 4 нче каттагы фатирның тәрәзәсеннән егылып төшкән.
-
Һава торышы бозыла
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре, һава торышы үзгәрү сәбәпле, машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга, кагыйдәләргә буйсынып идарә итәргә чакыра.
-
Балтачта Сабан туе хәмерсез уздырылачак
Район Сабан туен үткәрү комиссиясе барлык райондашларга, кайткан кунакларга, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
-
Чаллыда дистәгә якын кеше карап торганда укучы бала суга бата
Яр Чаллы шәһәре ГЭС поселыгы янында Мәләкәс елгасында 7 нче класста укучы, 14 яшьлек Альберт дистәгә якын ял итүче каршында суга батып үлә. Бу хәл 30 май көнне була.
-
Рамазан ФӘРЗИЕВ: "Әтигә сугышчан даны кайтты"
Әтием фаҗигале үлем белән вакытсыз гүргә кергәндә миңа 1яшь тулган булган. Авылда әтиемнең әнисе - әбием, тәтәсе Хәдичә апам, аның уллары Габдулла һәм Габделхак абыйларым безгә гомер буе маяк булып яшәделәр.
-
Югары Субаш авылында яшәүче Рәйсә Гарифҗан кызы Гарифҗановага 31 май көнне 90 яшь тулды.
Рәйсә апа озак еллар Югары Субаш авылында медпунктта санитарка булып эшли. Аны үз эшен намус белән башкарганы, гадел булганы өчен һәркем хөрмәт итә.
-
Район укучылары борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышланган республика күләмендә инша һәм рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләре
1 июньдә Казан Кремлендә Болгар һәм Свияжск шәһәрләренә багышланган республика күләмендә инша һәм рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
-
Вьетнам базарында кабат янгын чыкты
Кичә Казандагы Вьетнам базарында төзелеш ангары янып көлгә әйләнде. Янгын турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Бу мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте дә раслады.
-
Иске Көшкәт халкы авыл көнен бәйрәм итте (фото).
Урта Көшкәт авыл җирлегенә кергән Иске Көшкәт авыл халкы 30нчы май көнне «Авыл көне»н бәйрәм итте. Сезгә әлеге бәйрәмнән фотомизгелләр тәкъдим итәбез.