21 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тамчы күз яше (3 бүлек)
Ни яхшылык белән, ни усаллык белән җиңә торган түгел иде, түгел. Гөлзидә күзләрен йомып өй стенасына терәлде. Кояш битне җылысы белән иркәләде, йомшак җил уйнаклады. Язгы ягымлы кояш бөтен гәүдәгә җылылык сирпеде, рәхәт бер тойгы иңде. Табигать үз баласын үзе иркәләп юандыра иде. Кояш җылысына изрәгән Гөлзидә күзләрен ачты. Әйе...
-
Бәрәкәтле иҗат түрендә
Сезнең гомер көз муллыгы кебек Бәрәкәтле булды һәрвакыт. Яшәдегез кайнар сулыш белән Табигатьне, җирне яратып. Укытучы-остаз булган чакта Хәйран калды Сезгә балалар. Күңел исә гел иҗатка тартты, Җанда сызды нечкә яралар... Тынгы белмәс гадел җитәкче дип, Танылдыгыз сәләт булганга. Иң беренче без дә кереп бастык Сез түшәткән асфальт юлларга. Халык...
-
Дәүләт телләре буенча олимпиада нәтиҗәләре
7-8 октябрьдә Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде.
-
Комсомоллар истәлекләр барлый – 2
Еллар үткән саен байлык түгел, Яшьлек төшәр әрнеп исебезгә. Нигә кирәк булсын безгә байлык? Кайта калсак кабат унсигезгә. Картаела, ахры... бик еш кына үткәннәрне барлыйм. Әкрен генә гомер йомгакларын сүтәм.
-
Юбилярны котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, җөмһүриятебез хакына озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Гарифҗан Садыйк улы МӨХӘММӘТШИН "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. * * * Районның социаль-мәдәни үсешенә керткән өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан, хезмәт ветераны, районның мактаулы гражданины Гарифҗан...
-
Ор авылында гомер итүче кадерле кешебез АЗАТ САМАТ улы ХӘБИБУЛЛИНның 22 октябрь көнне күркәм 50 яшьлек юбилее.
Ор авылында гомер итүче кадерле кешебез АЗАТ САМАТ улы ХӘБИБУЛЛИНның 22 октябрь көнне күркәм 50 яшьлек юбилее.
-
Балтач авылында гомер итүче ДИЛҮС МӘГ ЪСҮМ улы ГАТИЯТУЛЛИНның 22 октябрь көнне 50 яшьлек күркәм гомер бәйрәме.
Балтач авылында гомер итүче ДИЛҮС МӘГ ЪСҮМ улы ГАТИЯТУЛЛИНның 22 октябрь көнне 50 яшьлек күркәм гомер бәйрәме.
-
“Хезмәт”кә язылырга онытма!
"Хезмәт" газетасына ташламалы бәядән язылу тәмамланырга ике көн калды.
-
Ул - туган як җырчысы
Әйе, 18 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә үткән иҗат кичәсендә шагыйрьгә шундый «бөек» исем бирделәр. Бу исем атказанган, халык шагыйре дигән исемнәр кебек горур яңгырый. Бар гомерен Балтачыбызга багышлаган Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин, чын мәгънәсендә, моңа лаек.
-
Гимназиядә Азат Зыятдинов белән очрашу
13нче октябрь көнне гимназиядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты киңәшчесе, техник фәннәр докторы, профессор А. Ш. Зыятдинов белән очрашу булды. Күренекле якташыбыз 9-11нче сыйныф укучыларына үз тормышы мисалында файдалы киңәшләр бирде, бик күп мәсьәләләр турында уйланырга мәҗбүр итте. Очрашу истәлеге итеп, үз култамгасын салып, Г. Тукайның "Сайланма әсәрләр" китабын бүләк...
-
Госман Хәсәншин укучыларга үз һөнәрләренең серен ачты
Гимназиядә Госман Хәсәншин белән бик үзенчәлекле очрашу үтте.
-
Балтач мәктәбендә кызыклы күргәзмә
Һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары көче белән күргәзмә әзерләнде.
-
Балтачта Ленин бабай йөри
Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы дип шигырь сөйли идек балачакта. Октябрьнең бер көнендә бистә урамында Ленин бабайның үзен дә күрдек әле. Кинолардан карап, әдәбияттан укып, документаль тапшырулардан күреп белгән нәкъ Владимир Ильич кебек киенгән, атлап йөрешләренә кадәр аныкы. Охшаса да охшар икән кеше тарихтагы мәгълүм шәхесләргә...
-
Пешекчеләр көне белән!
Бүген -21 октябрь Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен. Ихтирам белән "Хезмәт"леләр Фото: http://dari-radost-13.ru
-
Розаларың әле “йоклыймы”?
Роза чәчкәләре бакчаларның яме. Ләкин аларны да кышкы йокыга талдырыр вакыт җитә.