Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Комсомоллар истәлекләр барлый – 2

Еллар үткән саен байлык түгел, Яшьлек төшәр әрнеп исебезгә. Нигә кирәк булсын безгә байлык? Кайта калсак кабат унсигезгә. Картаела, ахры... бик еш кына үткәннәрне барлыйм. Әкрен генә гомер йомгакларын сүтәм.

Мин 1950 елның 8 ноябрендә Пыжмара авылында дөньяга килгәнмен. Оча-оча мәктәп бусагасын атлап керүләр, беренче шатлыклар, беренче күз яшьләре... Класста һәрчак лидер булдым, әйбәт укыдым, октябрятка, пионерга керүләрем дә якты хатирә булып күңел түремдә саклана. Комсомолга кергәндә, классташларымнан ике яшькә яшь булу сәбәпле, соңрак керүем, алар значок тагып йөргәндә, кимсенүләрем йөрәккә уелып калган. Соңрак Чепьяның иске китапханә бинасына алып барып берүземне комсомолга кабул иттеләр. Әй, ул вакытта шатлануларым.
14 яшем тулганчы 8 классны тәмамлап, комсомол юлламасы белән яшьләр фермасына эшкә килдем. Ул вакытта эш шартлары искиткеч авыр, фермалар салкын, бөтен эш кул көче белән эшләнә. Иртәнге сәгать дүрттән кичке 9га кадәр өйгә кайтып керә алмыйбыз. Аякта 42ле авыр итек, кышын, язын резина итек өстерәп йөрибез, өстә зур халат, иңнәрдән көянтә-чиләк төшми.
Комсомол йөкләмәсе үтибез, сыерларны үзебез бозаулатабыз, саламын һәм печәнен кул көче белән үзебез ташыйбыз. 70 килограммлы он капчыгын күтәреп алып киләбез, чыныкмаган сыек гәүдәләр җиргә сеңә. 40 литрлы сөт бидоннарын машинага төяп озатабыз. 20шәр сыерны кул белән савабыз, ләкин сынарга, сыгылырга ярамый. Без - комсомол яшьләр бригаласы! Без коммунизм төзүче яшьләр!
Хезмәт белән беррәттән кичке мәктәптә урта белем алдым. Концерт, спектакльләрдә гел актив катнаштым, читтән торып Алабуга культура һәм агарту мәктәбенә режиссерлар әзерли торга бүлеккә укырга кердем.
Мин тормышка тешем-тырнагым белән ябыштым. Язмыш мине яшьтән үк камчылады.
Әниемнең бердәнбер улы үлеп, әтием белән тормышлар барып чыкмагач, карынындагы сеңлем белән мине алып, туган йортына кайта. Сеңлем 6 яшендә язгы ташуга ага. Эх, ул әтисез үскән балачакның авырлыгы, аны үзе ятим үскәннәр генә аңлый ала. Хыянәтнең ачылыгын:
Хыятең бигрәк әче булды,
Хыянәттә әрем тәме бар. - дип язганмын бу көннәрән нәкъ 50 ел үткәч. Ялгыз яшәүнең авырлыгын:
Парлылыр узган урамнан,
Ялгызын узып кара, - дип язачакмын еллар узгач.
Ә хәзергә... ә хәзергә әле үсәсе, кеше буласы, әти ташлаган өчен булса да, кеше арасына керәсе бар.
Урамнан шат елмаеп әтиләре кочагына сыенып, бәхетле сабыйлар үткән саен, ятимлектән, әтисезлектән ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен эчкә йотып, кешегә күрсәтмәскә тырышып үскән бик-бик бәхетсез балачак иде бу. Сугыш чоры балаларыныкы кебек үк безнең дә балачак булмады, әтисезлек йотты аны.
Укыдык кеше булдык, безнең арадан зур-зур галимнәр чыкмады. Укытучыларыбыз һәм комсомол безне чын кеше булырга, намуслы, саф, кешене хөрмәт итә белергә, дөрес яшәүнең бөтен кагыйдәләренә өйрәтте. Тормышта беребез дә югалып калмадык, дөреслекне яклап чәчрәп чыгарга, гаделсезлеккә каршы көрәшә белергә өйрәндек без.
Балаларыбыз да, оныкларыбызны да шушы рухта тәрбияләдек.Үзем дә тормышта югалып калмадым, аллага шөкер, шигырьләр язам, ике китабым чыкты. "Гомер йомгакларын сүткәндә" дигән өченче китабымны әзерлим.
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250