Ор авылында гомер итүче кадерле кешебез АЗАТ САМАТ улы ХӘБИБУЛЛИНның 22 октябрь көнне күркәм 50 яшьлек юбилее.
Тату гаиләбезнең ныклыгын кайгыртып яшәүче сөекле иремне, әтиебезне бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез. Пар канатларыбыз каерылмый, балалар, оныклар игелегенә куанып яшик. Рәхмәт сиңа, газизебез, барысы өчен дә. Син безнең терәгебез, саклаучыбыз, алтын баганабыз.
Бу тормышта ныклы иңнәр һәрчак кирәк,
Синдәй әти безнең өчен гел дә терәк.
Һәр адымың игелек кылып үтә синең, -
Тормышыңның мәгънәсе дә шулдыр димәк.
Әни белән тигез гомер язсын сезгә,
Сәламәтлек ташламасын беркайчан да.
Куанырга насыйп булсын һәрбер таңга,
Ашкынып килсен оныкларың синең янга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурфия, улың Булат-Алсу, оныкларың Айзат, Азамат, кызың Гөлшат, әниең һәм кода-кодагыең.
Нет комментариев