Һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары көче белән күргәзмә әзерләнде.
Әлеге күргәзмәгә укучылар әти-әниләре белән берлектә яшелчә, җиләк-җимештән экспонатлар ясап алып килделәр. Күргәзмә бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Катнашкан һәрбер укучыга, булышкан әти-әнигә, әлеге чараны оештырган Финира Сәләхова һәм Сурия Салиховаларга бик зур рәхмәт, дип хәбәр итә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.
Нет комментариев