Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Бәрәкәтле иҗат түрендә

Сезнең гомер көз муллыгы кебек Бәрәкәтле булды һәрвакыт. Яшәдегез кайнар сулыш белән Табигатьне, җирне яратып. Укытучы-остаз булган чакта Хәйран калды Сезгә балалар. Күңел исә гел иҗатка тартты, Җанда сызды нечкә яралар... Тынгы белмәс гадел җитәкче дип, Танылдыгыз сәләт булганга. Иң беренче без дә кереп бастык Сез түшәткән асфальт юлларга. Халык...

Сезнең гомер көз муллыгы кебек
Бәрәкәтле булды һәрвакыт.
Яшәдегез кайнар сулыш белән
Табигатьне, җирне яратып.
Укытучы-остаз булган чакта
Хәйран калды Сезгә балалар.
Күңел исә гел иҗатка тартты,
Җанда сызды нечкә яралар...
Тынгы белмәс гадел җитәкче дип,
Танылдыгыз сәләт булганга.
Иң беренче без дә кереп бастык
Сез түшәткән асфальт юлларга.
Халык өчен ихлас кайгыртуны
Максат итеп алга чаптыгыз.
Тормышның бар ягын матурлауга
Юнәлгәндер күңел яктыгыз.
Эшегез гел игелекле булды
Сарыф иткәч йөрәк ялкынын.
Шигырь белән җырга күчердегез
Могҗизалы күңел байлыгын.
Тарих хәзинәсен гел баетып
Зирәк галим булып киттегез.
Күренекле шәхесләрне барлап
Эзләренә гөлләр сиптегез.
Рухи дәва биргән иҗатыгыз
Гамьле һәм дә тирән мәгънәле.
Дәрәҗәне эшләп яуладыгыз -
Урыныгыз һаман түрдә әле.
Гомерләрнең алтын көзендә дә
Көр күңелле булып калыгыз.
Җан пакьлеге Сезгә дәрман бирсен,
Һич саекмас илһам табыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250