Төрлесе
Розаларың әле “йоклыймы”?
Роза чәчкәләре бакчаларның яме. Ләкин аларны да кышкы йокыга талдырыр вакыт җитә.
Чәчкәләрне үстерүче киңәше буенча, розаларны бераз кисеп, 20-25 саниметр тирес белән күмдерәләр. Шулай да розаларны суыклардан саклау өчен иң яхшысы чыршы ботаклары һәм пычкы чүбе, диләр. Бу эшләр һава торышы тотрыклы минуска күчкәч кенә эшләнергә тиеш. Ә җылыда розаларны чыршы ботаклары белән томаласаң, "яна" башлаячак, димәк чериячәк икән. Танышым Гөлназ бакчасында бик күп розалар үстерә. Көннәр салкынайтып җибәргәч кенә розаның ботакларын кисеп, өсләренә балчык коеп куя. Нигә тирес салмыйсың, дигәч, әгәр кыш җылы килсә, тирес аны черетәчәк кенә, ди. Салкыннар көттермәс, тиз килер, сөю-мәхәббәт, ышаныч-көтү, аклык -сафлыкны символлаштырган роза чәчкәләрен кайгыртырга вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев