Аен Кариле авылы егете Илшат Бадыхов ясаган
Бик тә матур булды мәчетебез манарасы һәм дә ае!!!
Мәчет барда — иман бар.
Иман барда — бәхет бар, намус бар.
Иман барда — мәкер юк.
Иман барда — хөсетлек юк.
Бу шигъри юллар бик дөрес.
Чыннан да, һәр авылның уртасында авылның бизәге булып мәчетләр калкып тора. Безнең авылда да нәкъ уртасында дисәм ялгыш булмас. Авылыбыз картлары һәр көн биш вакыт намазга мәчеткә җыела һәм авыл халкын намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп, азан тавышы яңгырап тора. Ул азан тавышын ишетү күңелгә бер рәхәт хис бирә.
Мәчет бит — ул гыйбадәт, вәгазьләр һәм намаз урыны. Ул шулай ук тормышның бөтен мөһим очракларында мөселманнар җыела торган урын да, үзенә күрә бер мәдәният үзәге дә. Күпме кеше анда белем ала, олылар өчен, балалар өчен дини укулар оештырыла, җәйге яллар безнең авылда гөрләп үтә.
Күптән түгел безнең җирлек, авыл өчен мөһим вакыйга — Нөнәгәр авылы мәчете манарасын ремонтлап, яңа ай кую эше башкарылды.
Манараны ремонтлаган Карадуган авылы егете Закиров Раушан абыйга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Раушан абый үзе Хәсәншәех авылы егете икән, 20 ел элек Карадуганга күчеп килдек, ди. Ике улы белән нинди изге эш эшлиләр икән! 25 мәчеткә манара ясадым инде, бишесен яңадан төзекләндереп яңарттык, ди. Аен үзегез ясыйсызмы, дип сорыйм, манара аен үзе ясамый икән. Айны бик матур итеп Кариле авылы егете Илшат Бадыхов ясаган. Кулларыгыз алтын икән сезнең, Раушан абый, Илшат, сөенегез генә!!!
Бик тә матур булды мәчетебез манарасы һәм дә ае!!! Үзенә күрә бер тарихи, истәлекле бәйрәм булды бүген авыл халкы өчен!
Авылыбызның ак әбиләре, авыл картлары, яшьләре манара урнаштыру мизгелләрен сокланып карап тордык. Үзе бер истәлекле көн булды бүгенге көн.
Монда матди ярдәм күрсәткән, өлеше, хезмәте кергән һәммә кешегә олы рәхмәтебезне җиткереп калабыз. Кылган гамәлләрегез, биргән садәкаларыгыз кабуллардан булып, тиешле әҗер-саваплары үзегезгә насыйп булса иде. Әмин.
Барыгызга да сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, гаилә бәхете, уңышлы кәсепләр насыйп булсын.
Мәчетләребездә Азан тавышлары өзелмәсен, яңгырап торсын!
Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев