Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Баланы бакчага йөртергә ярыймы?

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә

 

 Гаиләбез белән ислам динен тотабыз. Намазга бастык. Балабызның бакчага барыр вакыты җитә. Аны дәүләт яслеләренә бирсәк ярыймы? Анда ризык хәләлдерме, белмибез. Баланың бакчада ашаган ризыгы өчен әти-әни җаваплымы икән? Баланы җыр түгәрәгенә йөртергә ярыймы? 

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә:

— Хәзер хәләл ризык булган балалар бакчалары да күп, шөкер. Бала ничә яшьтә булуына карамастан, хәләл ризык ашарга тиеш. Рәсүлебез: “Әни ул — мәдрәсә”, — ди. Ягъни баланы күбрәк анасы тәрбияләсен, балалар бакчасына бирмичә, үзе өйрәтсен, укытсын, мәчет үткәрә торган түгәрәкләргә дә бала әни белән барсын иде. Баланы җыр түгәрәгенә яздыру буенча төрле фикерләр бар. Ләкин татар халкында җыр-бию һәрвакыт яшәде һәм яши. Шуңа да рөхсәт ителгән, шәригать кануннарына каршы килмәгән түгәрәкләрдә шөгыльләнсә, күпкә хәерлерәк. Баласын хәрам ризык ашый, гөнаһ кыла торган җиргә йөртсә, ата-ана, әлбәттә, моның өчен җавап бирер.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев