Якшәмбе көнне Бөрбаш авылының ямьле табигать кочагында күңелле вакыйга – инде гадәткә әверелгән мөселман балалар Сабантуе узды.
Райондагы Сабантуйлар, авыл бәйрәмнәре «дулкыны»на, елдагыча, Бөрбашта уза торган мөселман балалар сабан туе нокта куйды.
Балалар өчен берсеннән-берсе күңелле уеннар, тәрбияви мөнәҗәтләр, изге Корьән аятьләре, милләтебезнең күрке булган – татар көрәше мөселман кардәшләрне бер мәйданга җыйды. Кыскасы, мөселман гаиләләре балалары белән рәхәтләнеп ял итте.
Вакыйф Зәкиев һәм Нияз Сабирҗанов (Дум РТ) фотолары
0
0
Нет комментариев