Быел фитр һәм фидия сәдакалары нинди күләмдә билгеләнгән?
Ураза гаете 30 мартка туры килә
28 февральдә, кояш баегач, изге Рамазан ае башлана. Уразаның беренче көне итеп 1 мартны, соңгы көне итеп 29 мартны санарга кирәк. Соңгы тәравих 28 мартта укыла. Ураза гаете 30 мартка туры килә.
2025 елга фитр сәдакасы күләме:
- аз керемлеләр өчен 250 сум;
- уртача керемле кешеләр өчен 800 сум;
- байлар өчен 1300 сумнан башлана.
Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев