Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дога кабул була торган вакыт

Мөселманнарның догалары кабул була торган вакыт бар. Ул кайчан, сез аларны беләсезме?

«Яңгыр табигатьне чистарып, яшәртеп җибәрер өчен Раббыбызның әмерен үтәргә ашыгып, тамчыларны тизрәк-тизрәк җиргә сеңдерергә тырыша. Һавада хуш ис чыга, табигать яңа бер сулыш алган кебек тоела.

Яңгыр — ул да булса Раббыбызның бер нигъмәте һәм аның үз файдасы һәм хикмәте бар икәнен беләбез. Һәм шул ук вакытта зарар китермәсен дип бер дога кылып куйсак, бик тә яхшы булыр. Шулай ук яңгыр яуган вакыт — дога кабул була торган вакытларның берсе булып та санала.

Һәм яңгыр яуганда шушы махсус доганы укырга киңәш ителә: „Аллаһуммә саййибән нәәфигән“ (Тәрҗемәсе: „Йә Аллаһ, бу яңгыр файда китерсен иде!“)

Йә Раббым, яуган һәм явасы яңгырлар файда гына китерсен, бу яңгырлар зыян китермәсен, йә Аллаһ, безгә хәерлесен насыйп ит!» — дип яза «Татар хәзрәтләре».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога