Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Кенә мәктәбендә «Заманча мәктәптә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү» темасына районара семинар уздырылды

Семинар барышында башлангыч сыйныфларда ашау-эчү әдәбе һәм хәләл ризык турында, зур сыйныфларда исә милләтне һәм Ватанны саклау темаларына дәресләр үткәрелде

18 февральдә Кенә мәктәбендә «Заманча мәктәптә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү» темасына районара семинар уздырылды.

Семинар барышында башлангыч сыйныфларда ашау-эчү әдәбе һәм хәләл ризык турында, зур сыйныфларда исә милләтне һәм Ватанны саклау темаларына дәресләр үткәрелде. Патриотик тәрбиянең әһәмиятен күрсәтү максатыннан «Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз» дигән музыкаль чара да оештырылды.

Өстәмә белем бирү педагоглары өчен уздырылган семинарда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Арча районы имам мөхтәсибе ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин катнашты. Алар балаларга үз киңәшләрен биреп, китаплар бүләк иттеләр. 

Бу чаралар балаларның ватанпәрвәрлек хисләрен арттыруга һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән мөһим адымнар булып тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар