Куныр авылында Мәүлид бәйрәме уздырганнар (фото)
Дин һәм тормыш

Куныр авылында Мәүлид бәйрәме уздырганнар (фото)

20нче декабрь көнне Куныр мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Кичәне нәни кунакларыбыз сүрәләрне дөрес, матур итеп уку белән башлап җибәрделәр.

Мәчеткә йөрүче әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз мөнәҗәтләр уку белән дәвам иттеләр. Кичәбезне үзенең матур, моңлы тавышы белән хәзрәтебез Габделкәрим Гарифуллин Коръән уку белән тәмамлады. Авылдашлар кичәдән канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралдылар, дип хәбәр итәләр мәдәният йорты хезмәткәләре.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев