Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае булганга күрә, бу айда Әль-Ихләс сүрәсен күбрәк уку хәерле.
Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә. Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:
* Беренче ункөнлектә:
Сөбхана-ллахи-л-хаййи-л-каййум
* Икенче ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-әхәди-с-самад
* Соңгы ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-гафури-р-рахим.
Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу шулай ук күркәм гамәл булып тора.
Нет комментариев