Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Нияз Гәрәев авылдашларын ифтарга җыйды

Нияз әфәнде һәм аның игелекле туганнары ярдәме белән әзерләнгән мул табыннар артына ураза тотучылар, дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды

Бүгенге көндә Юдино бистәсендә гомер итүче Нияз Гәрәев туган авылы Әтнәдә зур ифтар ашы уздырды.

Нияз әфәнде һәм аның игелекле туганнары ярдәме белән әзерләнгән мул табыннар артына ураза тотучылар, дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды. Илләребезнең тынычлануын теләп догалар укылды.

— Хөрмәтле авылдашлар! Ураза аеның санаулы гына көннәре калып бара. Бүген күптәнге хыялымны тормышка ашырдым. Туган авылымда якын кешеләрем өчен зурлап ифтар мәңлесе уздырасым килгән иде. Әлеге матур башлангыч дәвамлы булып, алдагы елларда да бүгенгедәй мул табыннар артына җыелырга язсын, — диде Нияз әфәнде.

Бу ифтар ашыннан һәркем бик канәгать калып, аннан үзенә рухи азык алып һәм оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралышты.

«Авылдашыбыз Нияз Гәрәев гаиләсенә, аның якыннарына ихластан рәхмәт әйтеп, тормышларының, эшләренең гөрләп баруын телибез. Мул сыйлы табыннар корып, авылдашларны куандырган өчен Аллаһы Тәгалә аларга әҗер-савапларын бирсен. Аларга сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, якыннарының исән-имин булуларын телибез», диде чарада катнашкан җирлек башлыгы Рафил Җәләев. Һәм Нияз Гәрәевка Балтач районы спортын үстерүгә керткән  өлеше, ярышларда актив катнашып, командаларга ихлас теләктәшлек күрсәткәне өчен районның Рәхмәт хатын тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Нияз әфәнде үзе гер күтәрү остасы булса да, татарча көрәш җанатары буларак, бик күп ярышларда катнашып, бәйге узган урыннардан райондашларыбызны фото һәм видеорепортажлар белән таныштырып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев