Рамазан ае кайчан башлана һәм 2026 елда уразаны ничә көн тотарга кирәк?
Дин һәм тормыш

Рамазан ае кайчан башлана һәм 2026 елда уразаны ничә көн тотарга кирәк?

Рамазан ае 19 февральдә башлана – бу уразаның беренче көне булачак

Ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне - 19 март. Икенче көнне, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк, бу көн республикада эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Ураза вакытында мөселманнар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып тора. Моннан тыш, изге Рамазан аенда ир-атларга, төнге намаздан соң, тәравих намазын укыр өчен мәчеткә барырга кирәк.

Шулай ук Рамазан аенда Коръән укырга, күбрәк вакытны гыйбадәт кылып үткәрергә һәм изге гамәлләр кылырга: мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм сәдака таратырга киңәш ителә, дип яза «Шәһри Казан».

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев