Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Рамазан аенда вафат булган мөселман оҗмахка туры керә?

Кешенең кайсы вакытта үлүе аның җәннәткә керүенә...

— Рамазан аенда вафат булган мөселман оҗмахка туры керә икән, дип ишеткәнем бар. Бу очракта мондый сүзләр дөресме, дөрес булса, аның берәр дәлиле бармы?

— Җир йөзендә көн саен, ел дәвамында кешеләр вафат булып тора. Һәм кешенең кайсы вакытта үлүе аның җәннәткә керүенә сәбәп була алмый. Әмма кешенең гамәлләре камил булып, намазлары җиренә җиткереп башкарылган, уразасы тотылган, башка изге гамәлләр башкарган икән һәм ул рамазан аенда вафат булып, җеназасында ураза тотучылар күп булып, аңа җәннәт теләп бергә дога кылсалар, бу әлбәттә вафат булган кардәшнең җәннәт әһелләренең берсе булыр дигән ышаныч тудыра.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев