Сездән — сорау, бездән — җавап
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
« Халкыбыз телендә «мөртәт» дигән сүз бар. Бу сүз белән кайбер вакытта ачу чыккан кешегә әйтелә. Бу сүз нәрсәне аңлата һәм кешене бу сүз белән ачуланырга ярыймы?»
Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
— Мөртәт дигән сүз кеше тормышында иң яман була торган хәлне — кешенең диннән чыгуын аңлата. Ягъни кеше мөселман иде һәм Аллаһ сакласын, ул исламнан чыкты һәм ул «мөртәт» булды. Мондый кешенең халәте әле ислам динен кабул итмәгән кешенекенә караганда да күпкә яманрак. Шуңа да татар авыз иҗатында бу сүз белән бик начар, бик яман кешене атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев