Кайгыларың сине кырыс итмәсен, синнән эгоист ясамасын, башкаларга, авырлык күргәннәргә ярдәм ит
Аллаһ Коръәндә Пәйгамбәребезне (с. г. в.) күп җирләрдә искә ала, аны сыйфатлый, аңа әмерләр бирә. Аллаһ Пәйгамбәребезне исеме белән биш җирдә искә алды. Дүрт җирдә Мөхәммәт исеме белән, ә берсе Әхмәд исеме белән искә алына.
Ә инде Рәсүл яки Пәйгамбәр, дип, ул бик күп аятьләрдә искә алына. Шулай ук Аллаһ Пәйгамбәребезне «төренүче» яки «капланучы», «пәйгамбәрләрнең соңгысы» дип тә атый. Шулай ук Аллаһ аны «шатландыручы, кисәтүче, яктыртучы, шаһит булучы» дип сыйфатлый. Шулай ук Аллаһ аны «син» яки «ул» — дип зат алмашлыклары белән дә күп искә ала.
Без әлеге язмада Коръәннең утызынчы кисәгендә Аллаһның Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) мөрәҗәгать иткән әд-Духә сүрәсенә тукталып китәрбез. Һәм киләчәктә дә мондый аять һәм сүрәләрне карауны дәвам итәрбез.
Әд-Духә сүрәсе
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Иртә белән [ант итәмен]. 2. Һәм куерган вакыттагы төн белән [ант итәмен]. 3. Раббың сине ташламады һәм [сиңа] ачуланмады. 4. Һичшиксез, соңгы [тормыш] синең өчен әүвәлгесеннән яхшырак. 5. Раббың сиңа тиздән бирәчәк, һәм син канәгать булырсың. 6. Раббың синең ятим калганыңны күреп сыендырмадымы? 7. Сине адашкан хәлдә табып, һидаять итмәдеме? 8. Янә сине фәкыйрь буларак табып, бай итмәдеме? 9. Шулай булгач, ятимне җәберләмә. 10. Сораучыны да куып җибәрмә. 11. Һәм дә Раббыңның нигъмәте турында сөйлә.

Бервакыт, Мәккә чорында күпмедер вакытка Пәйгамбәр (с. г. в.) янына Җәбраил килми торды һәм шуңа вәхи килү дә тукталды. Моны сизеп мөшрикләр: «Раббысы Мөхәммәтне калдырды һәм аңа ачуланды», — диештеләр. Әбү Ләһәбнең хатыны Умму Җәмил дә Пәйгамбәр янына килеп: «Әй Мөхәммәт! Синең шайтаның сине калдырдымы», — дип аңа шундый әшәке сүзләр әйтеп китте. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бу вәхинең өзелүен бик авыр кичерде, бик кайгырды. Шулай итеп бу вәхинең өзелүе егерме биш көнгә яки кырык көнгә кадәр барды диелә.
Вәхинең өзелү сәбәбенә килгәндә, яһүдләр Пәйгамбәр(с. г. в.) янына килеп аннан: рух, зул-Карнәйн һәм мәгарә егетләре хакында сорадылар. Пәйгамбәр аларга иртәгә әйтермен диде, әмма Аллаһ теләсә дияргә онытты, шуңа вәхи килү тукталып торды.
Бу вакыйга да Коръәннең Аллаһтан икәнен күрсәтә. Әгәр дә Мөхәммәт Коръәнне үзе яза торган булса, ул үзен кырык көнгә авыр хәлгә куймас иде, икенче яки өченче көнгә берәр нәрсә уйлап чыгарып халыкка чыгып сөйләгән булыр иде.
Шуннан соң Аллаһ мөшрикләрнең сүзләренә җавап итеп һәм Үзенең рәсүлен юатып, әд-Духә сүрәсен иңдерде.

Ничек инде Раббысы аңа ачуланып ташлап калдырсын ди? Ул бит Мөхәммәтне бала чактан ук Үз яклавы астына алды. Ул ятим калып Раббысы аны Габдул-Муталлиб соңра Әбү Талиб тәрбиясенә бирде. Әбү Талиб аны Үзенең улы кебек сыендырды һәм аны бик яратты. Хәтта Мөхәммәт (с. г. в.) пәйгамбәр булгач та, Әбү Талиб аны яклады һәм аңа мөшрикләрдән зыян китертмәде.
Әбү Талиб Мәккәдәге хөрмәтле кеше булса да, ул фәкыйрь иде. Шуңа Пәйгамбәребез (с. г. в.) кечкенәдән үк бай кешеләрнең сарык һәм дөя көтүләрен көтеп кәсеп кыла иде. Бай һәм сәүдәгәр Хәдиҗә исемле хатынның кәрваннарын йөртә башлагач һәм соңрак Хәдиҗәгә өйләнгәч, ул фәкыйрьлектән котылып, байлыкка ия булды. Раббысы аны баетты. Ничек инде Раббысы аны ташлап калдырсын ди, ул бит шушы байлыгыннан фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм тол хатыннарга ярдәм итә иде.
Мөхәммәтне (с. г. в.) Раббысы һиядәяткә китереп пәйгамбәр иткәч, ничек иде аны ташлап калдырсын ди? Мөхәммәт (с. г. в.) үзенең Раббысын бердәнбер икәнен белсә дә, ул Раббысына бара торган дөрес юлны белми иде. Ул Коръәнне һәм яшәүнең мәгънәсен, Раббысының гаделлегенең ни икәнен белми иде. Ул хәләл һәм харамны һәм ничек Раббысына гыйбәдәт кылырга кирәклеген белми иде. Һәм менә Раббысы Мөхәммәткә Коръән бирде һәм аңа хаклыкны аңлатып дөрес юлны күрсәтте. Үл хәзер үзе генә һидәяттә булмыйча, ә башкаларны да һидәяткә чакырырга тиеш булды. Раббысы Мөхәммәтне (с. г. в.) үз яклавы астына алды, аны кечкенәдән үк тәрбияләде һәм аны пәйгамбәрлеккә әзерләде.
Исеңдә тот!
Раббысы Мөхәммәткә Үзенең аңа биргән нигъмәтләрен, рәхмәтен исенә төшерә һәм аны башкаларга да рәхимле булырга чакыра: «Шулай булгач, ятимне җәберләмә. Сораучыны да куып җибәрмә», — дип әмер итә аңа. Бу сүз Пәйгамбәргә (с. г. в.) әйтелсә дә, шул ук вакытта безнең барыбызга да әмер булып тора.
«Һичшиксез, соңгы [тормыш] синең өчен әүвәлгесеннән яхшырак», — Аллаһ Ахирәттә рәсүленә җәннәтне вәгъдә итә. Ягъни: «Әй Мөхәммәт! Дөнья рәхәтенә омтылма, байлыкка кызыкма. Синең өлешең монда түгел, ә ахирәттә булачак». Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с. г. в.) беркайчан да байлык тупламады, садака алмады. Булганын да ул таратып бетерә торган булды. Пәйгамбәр булганчы аның байлыгы булса, пәйгамбәр булгач байлыктан ваз кичте. Әгәр дә ул теләсә, аның сәхабәләре аны бай итәрләр иде, аңа зур йорт та салып бирерләр иде. Әмма аның өлеше монда түгел, ә ахирәттә әзерләнгән.
«Раббың сиңа тиздән бирәчәк, һәм син канәгать булырсың». Ягъни, бераз сабыр ит, тиздән Раббың сиңа иң хәерле булган ахирәтне бирер һәм син моңа риза булырсың. Һәм синең гаилә әһелләрең дә һәм иман китереп сиңа ияргән мөэминнәр дә ахирәттә җәннәттә булырлар. Ә аңарчы бу мөшрикләр, бу Мәккә халкы сиңа иман китереп мөэмин булачаклар. Аллаһ сиңа кәферләр өстеннән җиңү бирер һәм син Раббыңа риза булган хәлдә, җиңүче булып кайтырсың.
«Һәм дә Раббыңның нигъмәте турында сөйлә». Җиңү булыр, әмма әле түгел, бу җиңү өчен көрәшергә һәм сабыр итәргә туры киләчәк. Бу җиңү өчен Раббыңның иң зур нигъмәтен Коръәнне өйрәтергә һәм җиткезергә тиеш булачаксың. Шулай ук аларга бирелгән нигъмәтләр хакында да сөйлә һәм шулар өчен аларны Раббыларына шөкерле булырга чакыр.
Әд-Духә сүрәсендә Аллаһ Пәйгамбәргә (с. г. в.) мөрәҗәгать итсә дә, бу сүрәне һәр авырлык күрүчегә Аллаһтан бер юаныч дип кабул итәргә дә була. Сиңа нинди генә авырлык, кайгы килмәсен, бу Аллаһ сине калдырды һәм сиңа ачуланды дигән сүз түгел. Чөнки Аллаһ сынауларны күбрәк яраткан бәндәсенә бирә. Син кайгылы, борчулы булганда синең күзеңә берни дә күренми, сиңа берни кызык түгел, чөнки син «караңгы төн» эчендә. Әмма төн мәңге түгел, бераз вакыттан кояш чыгып, яктырып китәчәк һәм тормыш төрле төсләр белән балкый башлар. Син шул вакытта чын шатлык кичерерсең.
Авырлык килсә бел, бу дөнья вакытлыча, бу сынаулар да вакытлыча. Ахирәт мәңгелек, бу сынауларның әҗере җәннәттә булачагы хакында уйла. Иң зур уңыш, иң зур бәхет җәннәткә ия булу бит һәм син анда үзеңне разый иткән тормыш эчендә булырсың. Бу дөнья берни түгел, ахирәт иң мөһиме, ахирәт хәерлерәк.
Син борчылу булганда үзеңә бикләнмә, үзең турында гына уйлама. Синнән авыррак хәлдә булганнар да бардыр, аларга карап шөкер ит. Кайгыларың сине кырыс итмәсен, синнән эгоист ясамасын, башкаларга, авырлык күргәннәргә ярдәм ит, аларга мәрхәмәтле бул. Бу синең үзеңә дә җиңеллек бирер. Һәм башкаларга Раббыңның нигъмәтләре хакында исләренә төшер.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете имамы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев