Вымпел — алдынгыларда
Авыл хуҗалыгы

Вымпел — алдынгыларда

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре өзеклек белән булса да дәвам итә

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре өзеклек белән булса да дәвам итә. Яңгырлы көннәр арасында чыгып алган кояш игенчеләргә эшләргә мөмкинлек бирүгә, «кыр кораблары» янәдән эшкә керешәләр. Елдагыча матур традиция буенча быел да һәр атна саен алдынгы комбайнчыларга һәм шоферга вымпел һәм акчалата бүләкләр тапшырылып барыла. 

Өченче атна нәтиҗәләре буенча беренче төркем җиңүчесе булып «Якты юл» җәмгыятеннән «КЗС-812» комбайнында эшләүче Рифат Бариев, икенче төркемдә «Сосна» җәмгыятендә «Акрос 550» комбайнында эшләүче Расил Зыятдинов, өченче төркемдә «Арбор» җәмгыятендә «Акрос 595» комбайнында эшләүче Нурулла Ульданов һәм дүртенче төркемдә «Игенче» хуҗалыгыннан «Клаас Тукано 570» комбайнында эшләүче Ильяс Сәмигуллин танылды.

Рифат Бариев - лучший комбайнер района

Әлеге игенчеләребезнең һәркайсы инде райондашларыбызга яхшы таныш. Рифат Бариев, Расил Зыятдинов, Нурулла Ульданов озак еллар эшләүче, зур тәҗрибәле комбайнчылар булса, Ильяс Сәмигуллин мәктәптә укыган елларыннан әтисе Рафиста комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, аннан соң үзе «кыр корабы»н иярләүгә алынган егет. 

Өченче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык ташучы шофер булып, «Сосна» җәмгыятеннән Айрат Таҗетдинов танылды. Ул инде шулай ук күп еллар «КамАЗ» машинасында эшләүче алдынгы шофер.

Вымпел алуга ирешкән алдынгыларыбызны әлеге уңышлары белән ихластан котлап, уңышларының дәвамлы булуларын теләп калабыз. Мул уңышларны югалтмыйча, исән-сау эшләргә язсын.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


вымпел

Нет комментариев