Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз
Республика көне алдыннан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин ТР халкына мөрәҗәгать итте. Ул бәйрәмнәр алдыннан транспорт агымы арту сәбәпле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.
«Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Татарстан Республикасы көне алдыннан юлларда гадәттәгечә хәрәкәт интенсивлыгы арта, сәфәрләр саны арта, шул исәптән гаилә сәфәрләре дә, шуңа күрә иминлеккә зур игътибар бирү аеруча мөһим.
Машина йөртүчеләрне бернинди шартларда да исерек хәлдә руль артына утырмаска, тизлек режимын төгәл үтәргә, җәяүлеләр кичүләрен узганда, игътибарлы булырга чакырам. Автомобиль белән идарә иткәндә, теләсә нинди игътибарны читкә юнәлтүче факторларны булдырмагыз: кәрәзле телефоннан файдаланмагыз, кискен маневрлар ясамагыз һәм юл шартларын даими бәяләгез.
Ата-аналарга аерым мөрәҗәгать итәм: әгәр сез балалар белән сәяхәт итүне планлаштырасыз икән, баланың яшенә, буена һәм авырлыгына туры килә торган балаларны тотып тору җайланмаларын кулланыгыз.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз».
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев