Сосна мәктәбендә «Күркәм холык — бәхет ачкычы» дигән республика күләм семинар үткәрелде
Семинарга килгән кунаклар үткәрелгән чараларга югары бәя бирделәр
23нче апрель көнне Сосна төп мәктәбендә рухи-әхлакый тәрбиягә багышланган «Күркәм холык — бәхет ачкычы» дигән республика күләм семинар үткәрелде.
Семинарга килгән кунакларны ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Бу чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам- хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның әхлак укытучылары катнашты.
Кунаклар «Халкым мирасы — милли бизәктә» дигән күргәзмә белән таныштылар. Музейда укучыларның «Киләчәккә мирас булып бара авылым тарихы» темасына чыгышлары тыңладылар. Семинарда әхлак укытучысы Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы «Күркәм холык — бәхет ачкычы » дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
Укучылар «Иман белән Коръән тулган садремә» әдәби кичәсендә Г. Тукайның Коръән аһәңнәре белән сугарылган шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр, бишек җырлары, мөнәҗәтләр яңгырады.
Семинарга килгән кунаклар үткәрелгән чараларга югары бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев