Норма җирлегендә, мәсәлән, Сабантуйны якташыбыз Әбри Хәбри алып барды
Узган атнада халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлары гөрләп узды.
Һәр җирлек әлеге бәйрәмне онытылмаслык итеп үткәрергә тырышты.
Норма җирлегендә, мәсәлән, Сабантуйны якташыбыз Әбри Хәбри алып барды. Бездә халык бик кунакчыл бит. Әтәч куу ярышында әтәч тоткан ханым үз бүләген Әбригә бүләк итеп бирде.
- Нишләтермен икән инде мин бу бүләкне, куярга урыным да юк. Өйгә туры кайтып булмас, авыл аша узасы булыр, – диде ул әтәч өчен рәхмәт әйтеп.
Нет комментариев