Җырчы гаилә кабат әти-әни булырга әзерләнә
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар сөенечле яңалык белән уртаклашты: җырчы гаилә кабат әти-әни булырга әзерләнә.
«Без сине инде яратабыз һәм көтәбез. Менә шундый яңалыклар», – дип хәбәр итте Алия Карачурина-Төхвәтуллина социаль челтәрләрдә.
Котлыйбыз! Сәламәт һәм бәхетле сабый булсын.
Нет комментариев