Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Балтач егете, рэпер Фидаил Свой: «Кешеләр татарча рэпның мәгънәсен аңламый»

«Балтач» һәм «рэп» сүзләрен ишеткәч, Альберт Нурминский уйга килә, әйе бит. Ә без сезне Балтач районыннан булган тагын бер рэп башкаручы белән таныштырабыз. Ул – Фидаил Свой

Фидаил Әхкәмов 2003 елның 31 августында Балтач районы Кариле авылында туган.

Кайбер кешеләр тормышларында ниндидер вакыйга булгач иҗат итә башлыйлар. Ә син ничек иҗатка килдең?

Мине иҗат итәргә тормышымда булган вакыйгалар, үзем кичергән хисләр этәрде. Мин аларны шигырь юллары итеп язып, көйгә салып җырларга ияләндем. Әле дә шулай дәвам итә. Һәрбер җырым – ул нинди дә булса вакыйга, уйлар, хисләр, гомер. Вакыйгалар булмаса – җырлар, ә җырлар булмаса, вакыйгалар булмас иде.

Беренче җырыңны язганда сиңа ничә яшь иде?

Җырларга кадәр, мин шигырьләр иҗат итә идем. Беренче шигыремне 7 яшьтә яздым. Ул дүртьюллык иде, әле дә каядыр өйдә ята. Ә җырны исә мин беренче тапкыр 16 яшьтә яздым. Беркемгә дә кирәкми торган русча җыр иде ул. Әмма аны дусларым тыңлады, шуннан соң тагын-тагын җырлар чыгара башладым

Беренче җырымны язганда, уң аягым сынган иде. Мин эшсезлектән җыр яздым, чыгардым. Видеограф дустым Ильяс миңа, шаярып: «Тагын җырлар чыгарыр өчен, икенче аягыңны да сындырырга кирәк сиңа», – дигән иде. Биш көннән икенче аякны сындырдым һәм чираттагы җырны яздым. Ильяс, рәхмәт!

Зур аудитория алдындагы беренче чыгышыңны хәтерлисеңме?

Зур аудитория алдындагы беренче чыгышым мәктәптә 10 сыйныфта булды. Ул вакытта минем берничә җырым чыккан чак, тыңлаучылар күп булды, хәтта укытучылар да иҗатым белән кызыксындылар. Мәктәптә чыгарылыш сыйныфларның очрашуында мәхәббәт турында җырладым. Аларга андый җыр ишетү сәер булгандыр. Дөресен әйткәндә, үземә дә сәер булды ул.

Күпчелек җырларың мәхәббәт турында. Синең өчен мәхәббәт – нәрсә ул?

Мәхәббәт – мәхәббәт инде ул... Бер-береңә терәк булу. Күп кеше, мәхәббәтне табып була, ди. Миңа калса, мәхәббәт ул очраклы рәвештә очраткан кешенең үзеңнеке, сиңа туры килердәй булуны аңлау. Кеше белән 7 ел яратышып йөреп, нәтиҗәдә юллар аерылырга мөмкин, тик берничә ай очрашып йөреп, өйләнешеп, мәңге бергә булган парлар да очрый. Элек кешеләрнең аз вакыт аралыгында бер-берсенә ияләшүгә, йөреп китүләренә аптырый идем. Хәзер исә, кешенең үзеңнеке икәнен 1 айда да, 2 айда да, 5 елда да белеп булуны аңладым.

Мәхәббәт турындагы җырларың кемгәдер багышланганмы?

Әйе, һәрбер җыр – кемгәдер кагылышлы аерым тарих. Тик барысы да минем тормышымдагы вакыйгалар турында түгел, якын дуслар сөйләгәнгә нигезләнгәннәре дә бар. Әле шунысы кызык: кемгәдер багышлап җыр чыгарам да – шул кеше белән сөйләшми башлыйм. Һәр җыр белән шулай булды, дәвам итә.

Тагын кешеләргә багышлап җырлар язсаң, беркем белән дә сөйләшми башлыйсың инде алайса?

Юк инде, аның өчен 7 миллион җыр язарга кирәк. Шәп булыр иде ул – 7 миллион җыр язу.

«Дәүләт телен башка һөнәр кешеләренә дә укытсыннар иде»

Рэп ул – урам культурасы буларак барлыкка килгән, диләр. Синең урам, егетләр турында җырлар язарга уйлаганың юкмы?

Минем дуслар, бердәмлек турында гына җырым бар. Мисал өчен, рус телендә «Навсегда» дигән җырым дуслар турында. Урам турында җырларга теләгем юк.

Башка жанрларга караганда, рэп җырлау һәм аны халыкка тарату авырракмы?

Минемчә, рэп жанрында җырларга түгел, ә аны иҗат итәргә авыр. Рэпта бик күп сүзләр тукымасы, фикерләр, уйлар кирәк, һәр иҗегең, сүзең бер-берсенә бәйле булырга һәм кабатланмаска тиеш. Башкаларга ничектер белмим, тик миңа бу жанрдагы җырларны башкару һәм халыкка чыгару авырлык тудырмый.

Нигә татарча рэпка ихтыяҗ азрак?

Кешеләр татарча рэпның мәгънәсен аңламый. Русча рэпка, җырларга өстенлек бирәләр. Хәзер бит, гомумән, бөтен җирдә диярлек рус теле, татар теленә ихтыяҗ кими, шуңадыр, бәлки. Бу – минем шәхси фикерем, чынлыкта ничектер, белмим. Мин үзем дә дусларым белән, йә авылга кайткач кына татарча сөйләшәм.

Ә ник син татарча аз сөйләшәсең?

Укудагы, эштәге, тирәмдәге кешеләр татарча белмәү сәбәпле, русча сөйләшергә туры килә. Мәсәлән, мин 4 ел нефтьчегә укыдым, барлык фәннәр дә рус телендә иде. Бардыр инде ул, татарча укучылар да. Мисал өчен, татар журналистлары, татар теле укытучылары – аларны татарча укыталар. Дәүләт телен башка һөнәр кешеләренә дә укытсыннар иде.

Фидаил Свой «Бер сүз» җыры

Татарча рэпны ничек популярлаштырып була?

Бу жанрда күбрәк җырлар чыгарырга, рэперлар турында сөйләргә кирәк. Һәм алар үз-үзләре турында белдерсеннәр, селкенсеннәр иде. Хәзер бит шундый замана, кем селкенә – шуны беләләр, кем селкенми – аны белмиләр.

Аудиториям арасында, татарча белмичә дә, минем җырларымны тыңлаучылар бар. Бер караганда, ул аны аңламый да, мәгънәсенә дә төшенми бит. Ислам Ханнанов белән яздырган җырыбызны тыңлап, бер кыз 15 татарча сүз өйрәнгән иде. Бу – бик яхшы күрсәткеч, дип уйлыйм.

Син үзең татар рэперларыннан кемнәрне беләсең һәм тыңлыйсың?

Мин Шәкүрне бик яратып тыңлыйм. Рэпны бер дөнья итеп алсак, минем өчен, Шәкүр – аның «әтисе». Альберт Нурминскийның татарча җырларын тыңлыйм, үзем дә шул тематикада иҗат итәргә тырышам. «Ittifaq» төркеме шулай ук ошый. Ислам Ханнановны тыңлыйм, без аның белән дуслар, дуэтларыбыз да бар.

Ислам Ханнанов белән ничек таныштыгыз?

Без Ислам белән очраклы рәвештә таныштык. Мин җырларымны Ленар Яшендә яздырган чакта, Ислам җырларын үзе яздыра иде. Шулай көннәрдән бер көнне, ул миңа бергә җыр яздырырга тәкъдим итте – мин ризалаштым. Тик бу «план»ыбыз сузылды да, чынга ашмый калды. Аннары мин җырлаудан 2 елга туктап тордым.

Казаннан Ислам белән бергә кайтырга туры килде, ул миңа бер көй тыңлатты, бергә җыр языйк, диде. Бу көйгә сүзләр яздым да, берничә көннән җыр яздырдык. Шуннан бергәләп иҗат итә башладык.

Әле шунысы кызык: безнең һәр җырыбыз төрле локациядә язылган. Мисал өчен, өйдә бер җыр яздырдык, ди, икенчесен дә шул ук урында яздырып карыйбыз – килеп чыкмый.

Ислам Ханнанов, Фидаил Свой – «Кызый» җыры

Ике елга иҗат итүдән пауза алдым, дидең. Моңа үкенгәнең юкмы?

Үкенгәнем бар. Ул вакытта пауза алмаган булсам, җырларым да, үзем дә танылганрак булыр идем. Хәзер барыбер берни эшләтеп булмый инде, «яңадан» башларга туры килде.

«Миңа илһамланып җыр язарга күп вакыт кирәкми»

 

«Свой» тәхәллүсен ничек уйлап таптың?

 

Дөресен генә әйткәндә, аны мин уйлап тапмадым. Беренче рус телендәге җырымны дөньяга чыгарганда, үземне ничек тәкъдим итәргә белмәдем. Исемем белән бәйле «бала-чагаларча» «Федося» ише атамалар да уйлап карадым, тик берсе дә күңелемә ятмады. Җыр русча булгач, тәхәллүс тә шул телдә кирәк, дип уйладым. Җырны бер дустыма җибәрдем дә, ул миңа: «О, бик шәп булган, свой пацан», – диде. Шуннан «Фидаил Свой» булып калдым.

Нигә тәхәллүсең татарча түгел, дип әйткәннәре бармы?

Әйткәннәре бар. Бәйрәмнәргә, Сабантуйларга җырларга чакыргач, «Фидаил Свой» дип игълан итәләр дә, мин чыгып татарча җыр җырлыйм, бу – үземә дә сәер тоела кайчагында. Тик тәхәллүсне барыбер үзгәртәсем килми, ул миңа ошый.

Җырлаудан тыш, тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

Элек бик яратып футбол уйный идем, хәзер, аякка операция булгач, бик теләсәм дә, бу спорт белән шөгыльләнә алмыйм. Буш вакытта компьютерда уйныйм, кайвакыт таксист булып эшләштергәлим. Табигатьтә ял итәргә, балык тотарга яратам. Тик төп эшем ул – бер компаниядә складта.

Эшләгәч, иҗатыңа җитәрлек вакыт каламы соң?

Миңа, илһамланып, җыр язарга, гомумән, иҗат итәргә күп вакыт кирәкми дә. Башыма берәр көй килсә, диктофонга яздыра барам, аннары вакыт булганда, барысын барлыйм, туплыйм да – җыр килеп чыга.

 

Бөтен эшләреңне ташлап, тулысынча иҗатка «чумасың» килмиме?

Мондый уйлар килгән чак булып алды. Табигатькә чыгып, учак ягып, кошлар сайраганын тыңлый-тыңлый иҗат кына итеп ятар идем дә бит, тик бу миңа тормышка җитәрлек акча китермәячәк, шуңа эшләргә дә туры килә (көлә).

Сер булмаса, бу җырларың белән күпме акча эшлисең?

Әйдә, монысы сер булып калсын әле.

Фидаил Свойның йөрәге бушмы?

Әйе, буш.

Сиңа нинди кызлар ошый?

Миңа тәртипле, акыллы, «маска»сыз, үзен ничек бар шулай күрсәтә торган ихлас кызлар ошый.

Әңгәмә өчен рәхмәт, Фидаил.

Фирүзә Гыйниятова

Интертат

 

 

Фото: © Фидаил Свойның шәхси архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев