Бүген Айдар Шакировның «Шеңшеңәр» җырының клибы дөнья күрә
Клипта Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновтан тыш, үзебезнең райондашлар катнаша. Айдар Галиәскаров, Гүзәл Зәкиева, Зөһрә Шәйхетдинова үзләренә тапшырылган миссияне зур осталык белән башкарган
Райондашыбыз Айдар Шакиров моннан 15 еллар элек иҗат утында янып яшәде дә, сәхнәдән югалып торды. Күңелендә җыр йөрткән кеше иҗаттан аерыла алмый. Айдар да еллар үткәч кабат сәнгать дөньясына әйләнеп кайтты.
Хәзергесе вакытта якташыбыз яңа җырлар яздыру, булганнарына яңа сулыш өрү, клиплар төшерү белән мәшгуль.
Бүген Айдар Шакировның «Шеңшеңәр» җырының клибы телевидение, музыкаль мәйданнарда дөнья күрәчәк. Шул уңайдан райондашыбыз белән элемтәгә чыгып, клип яздыру тарихы белән кызыксындык.
— 2005 елда иҗат ителгән «Шеңшеңәр» җырының сүзләре дә, көе дә үземнеке. Узган ел исә Илнур Зәкиев авылның исемен мәңгеләштерү нияте белән «Шеңшеңәр» җырына клип төшерик дигән тәкъдимен җиткерде. Җырга яңача аранжировка ясап, заманча тавыш яздыргач, быел июль аенда клип төшердек. Клипның нигезендә бәхет эзләп читкә киткән егетләрне авылга тарту максаты ята. Бәхет ул янәшәбездә, әти-әниебез тир түккән туган авылда, туган нигезебездә. Клипны юморга бай итеп эшләдек, әмма ул үз эченә бик тирән мәгънә алган, — ди җырчы.
Клип Шеңшеңәр авылында Гөлназ һәм Илфат Һадиевлар йортында төшерелгән. Чыгымнарны авылның игелекле улы Илнур Зәкиев күтәргән.
Клипта Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновтан тыш, үзебезнең райондашлар катнаша. Айдар Галиәскаров, Гүзәл Зәкиева, Зөһрә Шәйхетдинова үзләренә тапшырылган миссияне зур осталык белән башкарган.
Без исә Айдарга киләчәктә иҗади уңышлар телибез. Матур җырларың, тирән эчтәлекле клипларың белән милләттәшләребезне куандырып торырга язсын сиңа Айдар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев