Дилә Нигъмәтуллина: «Ел сынаулар белән башланды шул…»
Эстрада йолдызлары

Дилә Нигъмәтуллина: «Ел сынаулар белән башланды шул…»

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина елның гаиләсе өчен сынаулар белән башлануы турында яза.

«Бу көннәрдә мин бөтенләй икенче кыяфәттә, бизәнгән дә юк. Күбрәк хастаханәдә әти белән», – дип яза ул, кулына чорналган елан белән төшкән фотосына ишарәләп.

Безнең өчен ел сынаулар белән башланды шул… Алай булуга карамастан, бу елга бик зур өметләр баглыйм. Планнар бихисап, исән-сау башкарып чыгарга язсын.

Шуны өстәп әйтәсем килә: сезнең җылы сүзләрегез өчен мең рәхмәт. Көн саен йөзләгән хатлар килә. Барысын да әтигә укыйм, күрсәтәм! Күңеле тулып китә! Барысы да яхшы булыр, Аллаһы боерса, – дип яза ул социаль челтәрдә.

Күптән түгел генә Дилә Нигъмәтуллинаның әтисенә Онкология үзәгендә операция булган иде. Ул абыйсы Булат белән алмаш-тилмәш әтисе янында кизү торулары турында язды. Әтисе янында хастаханәдә үткәргән төннәрдә булган фикерләре белән дә уртаклашкан иде. 1-2 көн элек ул палатада әтисен култыклап йөргән видеоны кертте.

Интертат

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев