Эльвин Грей нинди операция ясаткан?
Җырчыны танып алган татар шәфкать туташы кызыксынуын яшереп тормый. «Бәбиегез юкмы әле сезнең?» – дип сорый.
Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин тешләрен дәваларга килгән, дип яза Интертат.
«Вакыт булганда, менә шулай сәламәтлекне кайгыртам. Тешләрне дәваларга килдем. Монда өемә килгән кебек киләм инде», – дип сөйли ул.
Җырчыны танып алган татар шәфкать туташы кызыксынуын яшереп тормый. «Бәбиегез юкмы әле сезнең?» – дип сорый.
Соңыннан хәбәр иткәнчә, җырчының тешенә операция ясаганнар. Ул, шешенгән битләренә баскалап, язылучылары янына туры эфирга чыккан, киселгән аңкавын да күрсәтә.
Җырчы төнлә дә йоклап ята алмаган, чөнки этләре авырып киткән. Ул хатыны белән төнлә аны ветеринария клиникасына алып килгән. Эткә УЗИ ясаганнар һәм 2-3 көнгә, дәваларга дип, шунда калдырганнар. Ә яшь гаиләгә этне дөрес ашатырга киңәш иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев