Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Фирдүс Тямаев: «Мин бер артист белән дә дус түгел, тик…»

Ильмирага ул календарь биреп тормаган, үзе дә башка җырчылар бирүен яратмавын әйткән

Ильмира Нәгыймова Фирдүс Тямаевның концертына килеп, сәхнә артында гына  бүләген тапшырган булган. Тик Фирдүс җырчыны көтмәгәндә сәхнәгә чакырып шаккатырган, дип яза Ватаным Татарстан. 

– Дөресен генә әйткәндә, мин бер артист белән дә дус түгел, чынлап әйтәм. Тик Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу. Без әллә нигә бер очрашабыз, җылы мөнәсәбәттә. Бүген ул «киләм» дигәч, мин шатландым, – дип, күңеле булуын әйткән җырчы.

Ильмирага ул календарь биреп тормаган, үзе дә башка җырчылар бирүен яратмавын әйткән. Фирдүс гастрольләрдә йөргәндә уңыш китерсен дип, носки бүләк иткән.

– Син бик молодец! Сине яртысы сүгә, яртысы мактый. Бирешмә, яме! Хатын-кызга концерт оештыру бик авыр. Сәхнәгә чыгып концерт кую күп финанслар һәм нервы таләп итә. Бүгенге көндә синең тавышың, буй-сынның бар, секси-мекси – бөтен әйберең бар. Усаллыгың бар! Просто яратам! – дигән Фирдүс Ильмираны.

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев