Гөлүсә Шаһбан Азат Фазлыев концертында: «Бар да әйбәт, әмма монысы...»
1000 урынлы залны шау-гөр китерде дияргә була. Халык аягүрә басып алкышлады, Азат исә җырлады да, биеде дә...
Шагыйрә, татар эстрадасы артистларының популяр җырлары авторы Гөлүсә Шаһбан җырчы Азат Фазлыев концертында булып кайткан.
Тамашадан алган уй-кичерешләре белән дә уртаклашкан ул.
«УНИКС» залында булып узган концертка чакырулы идек. Азат белән Алсуның репертуарында минем сүзләргә иҗат ителгән «Ярат кына» (Илназар көе) һәм «Әгәр сине очратмасам» (Илдар Әхмәдуллин көе) дигән җырлар урын алган.
Концерт профессиональ режиссёр белән эшләнгәне беренче нотадан ук күренә. Азат үзенең иҗатына җаваплы карашта һәм аның бөтен җанын-тәнен биреп, концертны эшләгәне күренә...
1000 урынлы залны шау-гөр китерде дияргә була. Халык аягүрә басып алкышлады, Азат исә җырлады да, биеде дә. Хәзер күп концертлар шундый форматта уза.
Программада тамашачының күңелен айкарлык, нечкә кылларына кагылырлык җырлар да, сүзләр дә, экраннан күрсәтелгән кадрлар да күп булды.
Азат иҗат белән янып яши! Энергиясе дә җитәрлек. Уңышлар гына телим! Ләкин... Әйтер сүзем бар! Азат, син үзеңнең искиткеч мәгънәле җырларыңның авторларын тамашачыларга күрсәтүне кирәк тапмагансың. Авторларны тамашачыга игълан итү — ул авторларга булган хөрмәт һәм киресенчә.
Мин үземнең каләмдәшләрем, сүз авторлары, көй авторлары исеменнән язам. Алар минем сүзләремне хуплар дип уйлыйм, — дигән Гөлүсә Шаһбан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев