Илназ Минвәлиев: “Динарам урынга егылды. 8 ай буе тоташ ятты гына ул...”
Илназ Минвәлиев иҗатындагы кыска “каникул”ларның бер сәбәбе бар – сынаулар. Илназ язмышы сынауларына бирешмичә, тез чүкмичә, борчуларын җиңеп, кабаттан сәхнәгә кайта
Илназ Минвәлиевны соңгы араларда югалта төштек. Юк, бетереп югалмады ул, радиода җырлары яңгырап торса да, сәхнәдәге чыгышлары сирәгәйде кебек. Гаилә мәшәкате дә баскандыр, ни дисәң дә, хәләле Динара белән бөркеттәй өч ир бала үстерделәр. Ә балаларны үстергәндәге мәшәкатьләр алар буй җиткәч, тагын дә кәттәләнә төшә: укырга кертү, хәрби хезмәткә озату, каршы алу һ.б.
Илназ Минвәлиев иҗатындагы кыска “каникул”ларның тагын бер сәбәбе бар – сынаулар. Илназ язмышы сынауларына бирешмичә, тез чүкмичә, борчуларын җиңеп, кабаттан сәхнәгә кайта – 6-7 октябрь көннәрендә Чулпан мәдәният сараенда концерт куя. Юбилей концертлары! Беренчедән 25 еллык иҗатына йомгак ясый, тамашачысы алдында хисап тота, икенчедән, сынауларны җиңә алуы аны яраткан тамашачасы белән күрешү бәхете мөнбәренә менгерә.
– Авыр көннәр артта инде, бүгенге заманда һәр яңа туган таңда күзеңне ача алу да зур бәхет. Гаиләм – имин, Динарам белән тигез без, әнием исән, улларыбыз бер дигән! Ә бит кайчандыр барысы да башкача иде. Динарам урынга егылды. 8 ай буе тоташ ятты гына ул. Кухняда әз генә селкенә дә хәлем юк дип барып ава. Кичкә кадәр тәгәри. Кичен башын күтәрә алырмы дисең, юк, үзегезне үзегез карагыз ди дә, еларга тотына иде. Аптырадык. Табибларны өйгә кадәр чакырттым. Тәннәренә нинди генә төр массаж ясап карамадылар. Аптыргач, организмын чистарта торган эшкә керештек. Хәтта Малайзиядән кадәр махсус препаратлар кайтарттык. Бармак юанлыгы паразит кортлар коелды, ышанасызмы?
Күргәннәр... 8 айдан соң аякка басты ул. Шуннан үзем тавышсыз кала яздым. Алабугада концерт куя идем, салкын тигәнен дә беләм, өзмәдем, ахыргача җырладым. Берзаман карыйм, бу халык залда ник аз икән дим әле, артка таба авып китеп, егылып барам икән... Гел үз тавышың белән кычкырып җырлау әнә шундый хәлләргә дә китерә ул. Кайчагында башкалар кебек плюска гына җырласаң да ярар иде инде, ләкин мин хәйләләргә өйрәнмәгән шул. Остазым да Хәмдүнә апа бит! Ул беркайчан да тамашачыны алдалама, тавышың бетеп тора икән, концерт вакытын кыскарт, ләкин җырлыйм дип, яздырылган җырга авызыңны гына ачып торма сәхнәдә дип, әйтә иде мәрхүмә, – ди Илназ.
Җырчы әйтүенчә, бу концертта ачылачак серләрнең әле берничәсе генә. Иң кәттә яңалыклар да, кызыклы хәлләр дә, яңа җырлар да концертта көтә, ди ул.
Гөлнур Шәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев