«Күктән язылган никахың булса, 10 елдан соң да кушыласың икән»
Бервакыт ире кызын кинога чакыра, кызы ризалык бирә дә, көне килеп җиткәч, бара алмый
Татарстанның атказанган җырчысы Сиринә Зәйнетдинова 20 яшьтә кияүгә чыга, ире 5 яшькә өлкәнрәк була. Кызлары Эльвина туа. Әмма 3 елдан соң гаилә таркала. Ире икенче кеше белән законлы гаилә кора, ә Сиринә икенче ир-ат белән никахлашып яши башлый, тик, уртак балалары булгач, элеккеге ире Айрат белән аралашып тора, дип яза Интертат.
Бервакыт ире кызын кинога чакыра, кызы ризалык бирә дә, көне килеп җиткәч, бара алмый. «Сез чит кешеләр түгел бит, минем урыныма син бар», – ди кызы әнисенә. Ул вакытта җырчының да, аның иренең дә икенче тапкыр корган гаиләләрендә киеренкелек башланган була. Шулай итеп, җырчы, 10 ел аерым яшәгәннән соң, беренче мәхәббәте булган ире белән яңадан кушыла.
«Айратның билетлары янмасын дип кенә ризалашкан идем. Ниндидер вакыт узгач, икебез арасындагы яшьлек мәхәббәте сүрелмәгәнен аңладык. Күктән язылган никахың булса, 10 елдан соң да кушыласың икән. Башка кеше белән торсаң да, беренче мәхәббәт ул онытылмый», – дип сөйләде җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев