Раяз Фәсыйхов: «Гади концертлар сагындырган...»
Әнисенең хәлен белергә кайткан җырчы Раяз Фасыйхов Рөстәм Закировның гаилә концертына килеп эләккән
Концерттан кичерешләре турында Раяз сәхифәсендә уртаклаша, дип яза «Кызыл таң».
«Минимум технического оснащения, максимум музыкального кайфа! Әнинең хәлен белергә кайткан идек, безнең як "хуҗасы", элеккечә әйтсәк, колхоз рәисе Фердинанд абый отчет җыелышы уңаеннан Люция һәм Рөстәм Закировлар гаиләсен чакырган. Әнине алып, без дә бардык!
Мондый гади, ләкин саллы эчтәлекле концертлар сагындырган икән. Рөстәм абыйның әти яраткан "Син онытма җирдә мин барын", "Әйткән идең", "Җиз кыңгырау моңнары" кебек классикага әйләнеп барган җырлары Люция апаның, Миләүшәнең заманча, яхшы аранжировкалы, матур, моңлы, дәртле җырлары белән үрелеп барды. Айратны сөйләп торасы да юк. "Идән чыдасын инде" дип утыручылар да булды, булдыра инде малай. Кыскасы, рәхәтләнеп кайттык, җырлаштык, моңландык, әни елап та алды.
Шулай шул, кайвакыт гадилек җитми. Экран да юк, утлар да күзне кисми, музыка да каты түгел, баян да озвучкасыз ишетелә. Нәкъ мин кечкенә чактагы кебек. Авыл хуҗалыгы алдынгылары белән мин дә залда гади Нөнәгәр авылы малае буларак утырдым, ностальгия тоттым. Үзебезнең клуб сәхнәсе, әти уйный, мин җырлыйм, ниндидер бәйрәм концерты... Кайтырга чыктык, авылга юл зират аша уза, әби белән әтинең каберен кар баскан, ләкин ташлары күренә. Әби өйрәтеп калдырганча, сәлам бирдем, рәхмәт аларга бәхетле, моңлы балачак өчен.
Бу концерттан үземә берничә сабак алдым, алдагы концертларымны оештырганда бик кирәк булачак. Бу матур музыкаль гаиләгә уңышлар телим, рәхмәт әйтәм! Күз тимәсен, бәхетле булсыннар!» – дип яза Раяз Фәсыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев