Рамил Шәрапов төркемендәге артистларга нинди штрафлар сала?
Эстрада йолдызлары

Рамил Шәрапов төркемендәге артистларга нинди штрафлар сала?

Юмор остасы, Шәрәпҗан образын дөньяга чыгаручы Рамил Шәраповның Казанда концертлары узды

«Фирдүсне уздырды», «Концерт – супер-пупер», «Бик ошый, молодец», – дип белдерә тамашачы.

– Рамил, төркемеңдәгеләр сине «таләпчән кеше» диләр. Хәтта шампан да эчерми, диләр. Бөтенләй хәләлме әллә?

– Әйе. Быелдан шундый әйбер керттем. Минемчә һәр артист формада булырга, дилбегәне нык тотарга тиеш. Минем төркемгә килгән һәр кешегә кагыла. Бу – завод, бу – күчмә театр, тәртип булырга тиеш.

– Штрафлар сугасыңмы соң?

– Штраф дигән әйбер бар. Соңга калу өчен 2 мең, эчкән очракта да, башта – штраф, аннары эштән куу. Сезон башында нинди вәгъдә бирдем, барысы да үтәлә. Концертка кеше килгәнме-юкмы – түләнә.

Интертат


Нет комментариев