Ришатның концерты ничә миллионга төшкән?
Чыгымнарга аппаратура, яктылык һәм тавыш кую, өстәмә биючеләр һәм артистлар чакыру һәм башкалар кергән
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин Казанда “Татнефть-Арена”да зур концерт куйды. Ул аның ничә миллионга төшкәнен әйткән, дип яза «Кызыл таң».
– Урыс эстрадасы йолдызлары концертларын оештыручыларның күбесе татар артистларына өстән карый. Без Русия артистларының концертлары белән бер үк дәрәҗәдә барысын да эшләдек. Концертны оештыруда акча ягы иң кыены булды. Ул 30 миллион сумга төште.
Әлеге залны ике көнгә арендага алып тору 2 миллион тора. Бер көндә – аппаратураны җыярга, икенче көнне концерт куярга кирәк иде. Башлыча, безгә 3 көн таләп ителсә дә, акчабыз чамалы булганлыктан, 2 көнгә сыешырга туры килде. Бөтен кыенлык нәкъ менә шул акчага килеп тоташа. Безнең билет бәяләре Русия йолдызларыныкы белән чагыштырганда күпкә ким бит, – дигән Ришат Төхвәтуллин.
Чыгымнарга аппаратура, яктылык һәм тавыш кую, өстәмә биючеләр һәм артистлар чакыру һәм башкалар кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев