Хезмәт

Балтач районы

16+
Эстрада йолдызлары

Җырчы Рафис Кәлимуллинны бүләкләгәннәр

Җырчы хәрби операциягә һәрдаим ярдәм җибәреп тора. Егетләр янына үзенең дә барып кайтканы бар

Татар эстрадасы җырчысы Рафис Кәлимуллинның шатлыгы бар. Ул «Россия волонтерына» медале белән бүләкләнгән, дип яза Интертат.

«Бу – минем генә бүләк түгел, махсус операциядәге егетләребезгә ярдәм итүче барлык кешеләрнең дә хезмәтен бәяләү. Ышанычыгыз өчен рәхмәт!

«Барысы да җиңү өчен Нурлат» хәйрия фондына аерым рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге зур эшкә үз өлешемне кертә алуым белән горурланам», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчы хәрби операциягә һәрдаим ярдәм җибәреп тора. Егетләр янына үзенең дә барып кайтканы бар. Рафис Кәлимуллин, махсус операциядәге егетләргә багышлап, «Алга» дигән җыр да яздырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев